Бакча уңыш белән сөендерсен
Май аенда бакчада башкарыласы эшләрне барлыйбыз
Язның соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга? Үсентеләрне төнге кыраулардан ничек сакларга? Җимеш агачлары һәм куаклар корткыч бөҗәкләрдән зыян күрмәсен өчен нишләргә? “Россельхозцентр” учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова май аендагы бакча эшләре турында искә төшерә.
Май тотрыксыз һава торышы белән бакчачыларга сюпризлар ясарга ярата. Көндез җылы, ә төнлә кырау. Төнге кыраулар, чара күрмәсәң, бөтен уңышны юкка чыгарырга мөмкин. Язның соңгы аенда түтәлләрне формалаштырып бетерү мөһим. Ачык грунтка кәбестә утыртыла, кузгалак, суган, кишер, хуш исле үләннәр һәм тәмләткечләр чәчелә.
Шытып чыккан кишер һәм чөгендер үсентеләрен сирәкләргә, ашлама сибәргә кирәк. Шытымнарга 3-4 көн саен су сибәргә киңәш ителә. Чүп үләннәрен бик сак өзәргә кирәк, чөнки үсентеләр әле бик зәгыйфь һәм аларга зыян китерү бик җиңел.
Суганны сирәкләп, сыер тизәге, калий тозы һәм фосфат ашламалары катнашмасы белән тукландыралар. Ашламаны су сипкәндә кертү яхшырак. Үсемлекләргә кислород җитәрлек булсын өчен, рәт араларын вакыт-вакыт йомшартып торырга кирәк.
Сарымсакны да онытмагыз. Бу культурага суны еш сибәргә кирәк, коры җирдә сарымсак вак булып үсә. Уклары күренә башлау белән аларны сак кына өзеп ташлагыз, юкса алар туклыклы матдәләрнең зур өлешен үзләренә алып, үсентене хәлсезләндерәчәк.
Май уртасында томат, борыч, баклажан үсентеләрен теплицага яки ачык грунтка пленка астына утыртырга мөмкин.
Кыярны миләш чәчәк атканнан соң пленка астына чәчәргә була, бу вакытта туфракта көчле кыраулар булмаячак.
Кабак һәм ташкабакны пионнар чәчәк аткач чәчәргә була.
Ачы торма, ак башлы кәбестә үсентеләрен, борчакны нәркисләр чәчәк аткач чыгарырга яки ачык грунтка чәчәргә мөмкин.
Редисның җәйге сортларын, фасольне каштан чәчәк атканнан соң чәчәргә була.
Иртә өлгерә торган кыярларны пленка астына сирень чәчәк атканнан соң утыртырга мөмкин. Бәрәңгенең иртә сортларын – ай башында, соң өлгерүчеләрен май уртасында һәм ай ахырында чәчәләр.
Шуны истә тотарга кирәк: яшелчә культураларының нәфис үсентеләре тукландыруга һәм суга мохтаҗ. Бигрәк тә теплицага утыртылган үсемлекләрне онытмаска кирәк. Шулай ук корткыч бөҗәкләргә каршы чаралар да сиптерергә кирәк.
Участокка газон чәчкән булсагыз, май аенда аны бер кат чабып чыгыгыз. Җир дымлы булганда, газон өстендә күп таптанмагыз, юкса анда “пеләшләнгән” урыннар барлыкка киләчәк. Бу вакытта тишелеп чыккан чүп үләннәрен дә бетерү мөһим.
Чәчәк аткан җимеш агачлары өчен төнге кыраулар куркыныч, чөнки суыктан зыян күргән чәчәкләрдә җимшән формалашмый. Уңышны саклап калу өчен, агачларны салкыннан сакларга тырышырга кирәк. Бу максатта төтен шашкалары яисә күчереп йөртелә торган кечкенә мич-мангаллар кулланалар.
Корткычлар булачак уңышны юкка чыгармасын өчен, алдан хәстәрен күрегез. Алма кортын, талпаннарны, көяләрне, бетләрне булдырмау һәм аларны юк итү өчен түбәндәге катнашманы әзерләргә кирәк: 20 литр суда 60 грамм карбофос, 80 грамм бакыр хлорокисе һәм 40 грамм хлорофос эретелә. Хасил булган катнашманы бакчадагы барлык агач-куакларның ябалдашларына, ботакларына сиптерәләр. Беренчел эшкәртү ярдәм итмәсә, җимеш агачлары һәм куаклар чәчәк ата башлар алдыннан процедураны кабатларга мөмкин.
Беренче яфраклар барлыкка килү белән кышын кайсы ботакларның зарарланганлыгын күрергә була. Корыган ботакларны кисәргә, киселгән урыннарны гадәти майлы буяу белән сылап куярга киңәш ителә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев