Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Бакча җимеше татлы була

Мөслим авылында яшәүче Рәйхана Мортазинаны мөслимлеләр яхшы белә

Бакчачылык белән шөгыльләнү өчен җирне ярату, орлык белән эшләү серләрен, яшелчә үстерү ысулларын белү, өйрәнү шарт. Утырттың да бетте түгел, мул уңыш алу өчен үсентеләрне күпме тәрбияләргә кирәк. 

Мөслим авылында яшәүче Рәйхана Мортазинаны мөслимлеләр яхшы белә. Берсеннән-берсе яхшы сортлы помидорлары, борыч-кыярлары белән бүлешергә ярата Рәйхана ханым. 

– Тормыш иптәшем Марсель белән үз ихатабызны булдыргач, бакчачылык белән ныклап шөгыльләнә башладык, – ди Рәйхана апа. – Ихатабызда урын җитәрлек, шуңа иң элек җиләк-җимеш, яшелчә үстерү өчен мөмкинлекләр булдырдык. Ике теплицабыз бар. Хәзер һава торышы үзгә бит, шуңа помидор-кыярларны күпчелек теплицада үстерәбез. Әлбәттә, ачык грунтта да урын бирелә аларга.

Бакчачылар яшелчә, җиләк-җимеш үстергәндә, иң элек орлыкларга игътибар бирә. Кайбер бакчачылар бары тик үзләре әзерләгән орлыклар белән генә эшләсә, кайсылары кибеттән алган орлыклар белән генә эшли.

– Орлыкларны аралаштырып торабыз. Берничә ел дәвамында үзебез сынаган сортларны яратып кулланабыз. Шул ук вакытта кибетләрдән дә яңа сортлар алырга тырышабыз. Орлыкны кабына төшерелгән рәсемнәренә карап сайлыйбыз. Үстереп карагач, яшелчәнең тәме, үсеше ошаса, аны алдагы елда да кулланабыз. Тәме ошамаган, яисә үстергәндә ниндидер кыенлыклар булган орлыкларны яңадан кулланмыйбыз, – ди Рәйхана Мортазина.

Беренче кыярларны Мортазиннар инде май азагында ук ашый башлый икән.

– Без кыярның “Кураж” сортын бик яратабыз. Әлеге сорт үзебезнең Россия орлыкчылары тарафыннан барлыкка китерелгән. Ул безнең табигать шартларында бик җиңел үсә. Теплицада үстерү өчен дә, ачык грунт өчен дә бик уңайлы! Бу кыярның тәме бик тәмле! Уртача озынлыкта үсә, салатлар өчен дә яхшы. Әлбәттә, берничә яңа сорт та утыртабыз, әмма төп уңышны “Кураж” сортыннан алабыз, – ди бакчачы.

Татлы борыч орлыгын бары тик кибетләрдән генә ала Рәйхана ханым.

– Татлы борыч үсентеләре матур гына үсеп килә. Быел “Ажур”, “Апельсиновый”, “Афродита”, “Бычок”, “Гигант желтый” сортларын чәчтек. Төсләре сары, кызыл, куе сары булыр, дип көтәбез. Татлы борычны үзебез дә, балалар да, якыннарыбыз да бик ярата. Салатлар өчен дә яратып кулланабыз татлы борычны ди, – хуҗабикә.

Помидорларны исә күпләп утырта Рәйхана апа.

– Помидорларның да үзем сынаган сортлары утыртам. Минем өчен аларның тәмле, итләч һәм сусыл булуы мөһим. Миннән орлык алган танышларым, дусларым помидорга “Рәйхана-мастер” дип исем кушкан. Берничә еллык булгач, кайберләренең исемнәрен дә хәтерләмим инде хәзер. Шулай да “Аббат”, “Бычье сердце”, “Бабушкин секрет” сортларын бик яратып кулланам. Быел “Жигало”, “Спецназ”, “Краса Сибири”, “Джекпот”, “Алтайский оранжевый”, “Царский подарок” сортларын утыртык әле. Орлыкларның барысы да яхшы тишелде, үсентеләр матур булып үсә. Уңыш та начар булмас, дип өмет итәбез, – ди Рәйхана һәм Марсель Мортазиннар.

Орлыкларны, чәчәр алдыннан, марганцовкалы суга салып ала Рәйхана апа, аннан салкын суда берникадәр чыныктырып ала һәм шуннан соң гына туфракка утырта хуҗабикә. Үсентеләр чыккач, кар һәм яңгыр суларын сибәләр. Артык озын булып үсмәсен өчен, үсентеләрне салкынча тәрәзә төбендә тоталар. Шушы көннәрдә помидорларны күчереп утырта, ягъни пикировка ясый башлыйлар. Үсентеләрне дә, бакчага яисә теплицага күчереп утырткач та “Гумат калия” белән эшкәртәләр. “Әлеге препарат үсемлекләрдә иммунитет барлыкка китерә, тукландыра”, – ди Рәйхана апа.

Җәен Рәйхана һәм Марсель Мортазиннарның бакчалары, теплицалары төрле яшелчә үсентеләре белән тула. Бакчада суган, укроп, кузгалак, кишер һәм башка яшелчәләр кояшка үрли. Көзгә таба өлгереп килүче яшелчәләр, мул уңыш бирүен исбатлап, әйләнә-тирәне төрле төсләргә күмә.

– Икебез дә лаеклы ялда, көннәр буе өйдә нишләмәк кирәк?! Бакчада эшләү, яшелчәләр үстерү җанга шифа, тәнгә сихәт бирә, – диләр Мортазиннар. – Орлыкның тишелеп чыгуын дүрт күз белән көтәбез. Үсентеләрнең үсүен күзәтү дә рәхәт! Алар бит, тәрбия булгач, күзгә күренеп өскә үрмәлиләр. Теплицаларның берсе помидор белән тулы була, икенчесендә кыяр һәм татлы борыч үсә. Хәләл көчебез белән үстерелгән уңышны җыю, аны балаларыбыз, туганнарыбыз белән бүлешү тагын да күңеллерәк, сөенечлерәк. Үз бакчаңның җимеше тәмле булуын бакчачылар яхшы белә. Әле сәламәт булганда, бакчабыз мул уңыш белән сөендерер, иншаллах! 

Фото – Р.Мортазинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев