Бакча эшләре дәвам итә
Август – бакча эшләренең иң кызган чоры. Өлгергән яшелчәләрне җыеп саклауга куярга, эшкәртергә кирәк. Шул ук вакытта көздән чәчү башкарырга, агач-куаклар утыртырга, киләсе ел уңышы өчен җир әзерлисе дә бар
Чүп үләннәреннән арынабыз
Чүп үләннәреннән котылу өчен төрле агротехник чаралар үткәрергә киңәш ителә: туфракны йомшарту, яссы сабан белән эшкәртү, чүп үләннәрен тамыры белән йолкып яисә казып алу.
Чүп үләннәре туфрак торышы турында мәгълүмат бирә. Мәсәлән, алабута үсү туфракка органик ашламалар кирәклеген искәртә. Кыр наратбашы (хвощ полевой), үрмә казаяк (лютик ползучий) туфракта дымлылыкның югары булуын күрсәтә, ә наратбаш һәм ромашка ачы туфракка ишарәли, туфракны известь белән ашлау кирәклеген искәртә.
Җимеш агачлары һәм чәчәкләр тукландыруны сорый
Августта җимеш агачларын фосфор һәм калий белән тукландырырга кирәк. Август ахыры-сентябрь башында мүк җиләге, сирень, артыш, чия, кызыл карлыган, тут агачларын утыртырга мөмкин.
Чәчәк түтәлләренә дә игътибар бирергә кирәк. Чалма чәчәк (пион) суганчаларын күчереп, бүлгәләп утыртырга кирәк. Гөлчәчәкнең (роза) куерган карт һәм кипкән яшь ботакларын кисү таләп ителә. Күчереп утыртканнан һәм ботакларны кискәннән соң, гладиолус, дәлия (георгин) кебек декоратив үсемлекләргә өстәмә тукландыру үткәрергә киңәш ителә.
Су кирәк
Августта корылык булмаса, кызыл чөгендер белән кишердән кала яшелчәләр җыю төгәлләнә. Бу чорда кишер түтәлендәге туфракның дымлылыгын күзәтергә кирәк. Дымлылык җитмәгәндә, даими су сипмәгәндә, кишернең тамыры берничә тармакка бүленеп, ямьсез форма алачак. Агачларга су сибүне әкренләп киметергә кирәк, әмма көннәр коры булганда, су сибүне бөтенләй туктатырга киңәш ителми. Җиләк куакларына бу чорда дым кирәк, чөнки аларның киләсе ел уңышы өчен чәчәк бөреләре формалаша.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев