Бакча эшләре дәвам итә
Сентябрь – бакча эшләренең иң кызган чоры. Өлгергән яшелчәләрне җыеп саклауга куярга, эшкәртергә кирәк. Шул ук вакытта көздән чәчү башкарырга, агач-куаклар утыртырга, киләсе ел уңышы өчен җир әзерлисе дә бар
Туфракны тукландырабыз
Августта бакчада туфракны чистарту өчен чара күрергә кирәк. Туклыклы матдәләр балансын торгызу өчен туфракка сидераль культуралар: горчица, арыш, люцерна чәчәргә мөмкин. Әлеге үсемлекләр үсү процессында туфракны йомшарта, аны дәвалый һәм дымга туендыра. Горчица тамырларын каты корт яратмый, люцерна үсеш чорында һавадагы азотны үзенә тупларга сәләтле. Бу балчыклы туфрак өчен аеруча файдалы булачак.
Комлы туфракны сидератлар ныгыта, ә үсемлек яфраклары һәм сабаклары туфракны юылудан, җир яргаланудан, кибүдән саклый. Язын, чәчү башланырга 1 ай кала, сидератлар утыртылган җирне чистартырга, туфракны яңа культуралар утырту өчен әзерләргә кирәк.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев