Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча эшләре дәвам итә

Август аенда алма, груша, сырганак, алычаның иртә өлгерешле, чиянең соң өлгерешле сортлары җитешә.

Миләш өлгерә башлый, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә.

Алма һәм грушага артык өлгерергә ирек бирмәскә һәм уңышны җыю өчен коры көнне сайларга кирәк. Агачларны черегән җимешләрдән арындырырга онытмагыз.

Артык өлгермәсен өчен кыяр һәм помидорны 2-3 көн саен җыярга киңәш ителә. Иртә өлгерешле бәрәңгене казып алып, аны кояшта яхшылап киптерергә вакыт.

Ташкабакны – 20-25 сантиметрга җиткәндә, баклажаннар карала башлауга җыеп алырга кирәк. Соңга калсаң, әлеге төр яшелчәләрдә әче тәм барлыкка килә.

Августта утыртып, уңышын быел ук авыз итәрдәй яшелчәләр дә бар.

– Редис кыска көнне ярата, шуңа күрә август аны кабат чәчү өчен кулай. Айның беренче атнасы эссе булса, редисны август уртасында чәчәргә киңәш ителә. Салат, укроп, петрушка кебек тәмләткечләрне бушаган түтәлләргә утыртырга мөмкин. Кышкылыкка саклау өчен шалканны июль азагында яки август башында чәчү кулай. Борчакның тиз өлгерешле сортлары ай ярымнан уңыш бирәчәк. Пекин кәбестәсен утырту өчен иң кулай вакыт – июль һәм август, – диде “Россельхозцентр”ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Августта туфракны савыктыру чараларын күрергә кирәк. Туфрак өчен туклыклы матдәләр балансын саклау мөһим. Моның өчен горчица, арыш, люцерна чәчәргә кирәк. Әлеге үсемлекләр туфракны йомшарта, аны дымландыра һәм һава белән тәэмин итә.

Комлы туфракка килгәндә, сидерат үсемлекләр аны ныгыта. Язын, чәчү башланырга бер ай калгач, сидератлы түтәлләрне чистартып, җирне эшкәртергә кирәк.

Бакчадагы чүп үләннәре белән даими көрәшергә кирәк. Бакчачылар аны тамыры белән йолкырга тырыша. Тик үсемлекләр бакчачыга туфрак торышы турында мәгълүмат бирә. Акчәчәк үскәндә урыннар туфракның әче булуын, аны известь белән ашларга кирәк булуын күрсәтә. Алабута туфракка органик ашламалар кирәк булуына ишарәли. Югары дымлылыкны кыяк, наратбаш, казаяк билгели. 
Бу чорда җиләк-җимеш агачларының киләсе ел уңышына нигез салына. Аларны фосфор һәм калий белән тукландырырга кирәк. Август азагы – сентябрь башында сирень, можжевельник, мүк җиләге, чия, кызыл карлыган кебек куак-агачларны күчереп утыртырга була.

Август – җиләк утырту өчен иң яхшы вакыт. Яшь мыекчалар бу вакытка формалашып бетә, аларны утырту авырлык тудырмый. Җиләкне 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Җиләк утыртыласы урынга перегной, компост һәм торф кертелә. Барысын да яхшылап тигезләп, дөрес итеп су сибәргә кирәк. Җиде көннән соң җиләк утыртырга мөмкин. Бу вакыт эчендә органик ашламалар җирне барлык кирәкле элементлар белән дә туендыра.

Августта корылык булмаса, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендердән тыш барлык яшелчәләргә дә су сибү тәмамлана. Бигрәк тә кишер түтәлләрендә дымлылыкны күзәтергә кирәк: дым җитмәүдән кишер ярыла һәм формасын югалта.

Агачларга су сибү дә киметелә. Әмма, көннәр эссе, коры торса, су сибүдән туктамагыз. Җиләк-җимеш куаклары дымга мохтаҗ, чөнки аларда киләсе ел уңышы өчен чәчәк бөреләре формалаша.

Белгечләр бәрәңге сабагының өске һәм аеруча аскы яфракларын да җентекләп тикшерергә киңәш итә. Иртә җитешкән бәрәңгенең яфрак очлары авыру булса, сабагын чабарга кирәк. Бәрәңге сабагын, сортына карамастан, бәрәңге алганчы ун көн алдан чабу мөһим. Бәрәңге алгач, авыру тамырларны ачыклау өчен ун көн көтәргә киңәш ителә. Бу вакытта бәрәңгене караңгы һәм салкын урында җилләтергә, шуннан соң гына аерырга кирәк.

Зөлфия Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев