Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча эшләре башлана

Майның беренче көннәрендә яллар күп. Ялларны бакчада эшләп үткәрергә мөмкин.

– Бакчада яңа сезон өмәдән баш­лана. Көздән калган яфракларны тырмалагыз. Газонның чокырланган урыннарына ком белән буталган туф­рак яисә бөтен газонга ком сибегез һәм тигезләгез. Газон үләне өчен бу бик файдалы. “Пеләшләнгән” урын­нарга газон үләне орлыгы чәчегез, – ди ТР буенча “Россельхозцентр” ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбаса­ры Любовь Занина. – Туфрак кипкән булса, булачак түтәл һәм клумба урыннарын 5-10 см тирәнлеккә йом­шартыгыз.

Майның беренче көннәрендә туф­рак әзер булса, кишер, чөгендер, ре­дис утыртырга була. Көздән үк те­плицага редис утыртучылар май бәйрәмнәрендә беренче уңыштан авыз итәчәк. Башка культураларны туфрак +10 градуска кадәр җылынгач кына утыртырга кирәк.

Суганны без, гадәттә, май ба­шында утыртабыз. Суганның һәм сарымсакның көзге сортларын түтәлләр кардан арынгач тукланды­ралар. Моның өчен 10 литр суда 1 аш калагы мочевинаны эретәләр. Катла­улы ашламаларны беренче туклан­дырудан соң 15 көн үткәч кертәләр.

– Кишер орлыгын утыртуга ал­дан әзерлиләр. Утыртырга бер-ике атна кала, кишер орлыгын кечкенә капчыкка салып, көрәк тирәнлегенә күмәләр. Казып алганда орлык инде шыткан була. Әзер орлыкны чәчәсе генә кала. Әлеге агротехник ысул һәм иртә срокларда чәчү кишергә зыян салучы корткычлардан котылырга ярдәм итә, – ди белгечләр.

Көннәр җылына башлагач, күпләр помидор һәм борыч үсентеләрен са­выты белән парникка яки тепли­цаларга куя. Кичләрен суык бул­са, үсентеләрне өйгә кертәләр. Шу­лай ук кояш нурлары төшкән веран­дага да чыгарырга була. Бу – үзенә күрә чыныктыру, һава температу­расына күнектерү. Болай эшләгәндә үсентеләр буйга әкренрәк үсә, саба­клар ныгый.

– Апрель уртасына кадәр чәчелгән кыяр үсентеләрен теплицаларга күчереп утыртырга мөмкин. Соңрак утыртылганын май ахырында, туф­рак җылынгач кына күчерергә кирәк. Бәрәңгене дә җылы туфракка утыр­талар, – ди Любовь Занина.

Бакчадагы куакларны, агачлар­ны, бакча җиләген катлаулы ашлама белән тукландырырга кирәк. Көздән өлгермәгән булсагыз, күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга була.

Һәр районда ТР буенча “Рос­сельхозцентр” ФДБУ филиалын­да консультация пункты эшли. Белгечләр үсемлекчелек, орлык­чылык, үсемлекләрне саклау буен­ча сорауларыгызга җавап бирергә әзер. Кирәк булган очракта, яшелчә, җиләк-җимеш культураларына ди­агностика үткәреп, корткычларга каршы чаралар сайлауда да булы­ша ала.

Мөнирә Арсланова.

 

Фото Оксана Исламованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев