Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Апрельдә эш җитәрлек

Җимеш агачларын һәм чәчү өчен җир әзерләү вакыты җитте.

Көздән агачларны кисмәгән булсагыз, әлеге эшне апрельнең беренче ункөнлегендә башкарырга кирәк. Айның икенче яртысында агачларда су йөгерә башлый. Агачларны авырулардан һәм корудан саклау өчен, киселгән урыннарга балавыз, туңмай һәм көнбагыш маеннан ясалучы кайнатма, майлы буяу яки махсус паста сыларга кирәк. 
Җиләк-җимеш агачларының көздән агартылмаган кәүсәләрен агартырга кирәк. Бу агач кайрысын кояшта янудан, җылы көннәр башлану белән барлыкка килүче зарарлы корткычлардан саклый. Агарту өчен 10 литр суга 2 килограмм известь, 100 грамм бакыр купоросы, 20 грамм җилем кушыла.

Апрельдә утырту өчен суган орлыгын әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның зурлыгына игътибар итегез. 2 сантиметрдан зуррак сөенчектән яшел суган үсәчәк. Орлыктан “сызык”лар үсмәсен өчен, аны җылы бүлмәдә яки җылыткычлар тирәсендә бер атна чамасы тотарга кирәк. Утыртканчы орлыклык суганның башларын кисеп чыксагыз, ул тизрәк тишеләчәк.

Суганны утыртканнан соң түтәлне валик яки такта белән тыгызлап чыгарга кирәк. Әлеге гади агротехник алымны күпчелек тәҗрибәле бакчачылар куллана.

Яшел тәмләткечләрдән беренче уңышны май бәйрәмнәрендә үк алырга теләсәгез, кар эреп бетү белән теплицага редис, укроп һәм петрушка чәчергә киңәш итәбез.
Кыш көне бәрәңгене базда сакласагыз, апрельдә аны утыртуга әзерли башларга вакыт: баздан чыгарып, үрә торсын өчен, якты урынга таратып куярга кирәк.

Рәмилә Сәләмова

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел, 22 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев