Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
Биредә район башлыгы Альберт Хуҗин барлык хатын-кызларга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Биредә район башлыгы Альберт Хуҗин барлык хатын-кызларга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде һәм һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Биредә "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-аты" республика конкурсының зона этабы җиңүчеләре тәбрикләнде. Алар арасында: Ләйсән Бариева – "Хатын-кыз – ел үрнәге" номинациясе җиңүчесе, Луиза Габдрахманова – "Хатын-кыз – ана" номинациясе җиңүчесе, Гүзәл Игнатьева – "Хатын-кыз – лидер" номинациясендә җиңүче, Рүзәл Минһаҗев – "Олы йөрәкле ир-егет" номинациясе җиңүчесе.
Бәйрәмнең тагын бер матур мизгеле – 2025 елда районда дөньяга килгән беренче игезәк сабыйларны котлау булды. Кечкенә Ранель белән Радель Мөслим авылында гомер итүче Марсель һәм Алия Шәрифуллиннарның өченче һәм дүртенче уллары булды.
Кичә мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, сәләтле райондашларыбызның бәйрәм чыгышлары белән дәвам итте.
Рәмилә Сәләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев