Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйрәмнәр

Хәбәр – Бүләк җыю

Сөрән салу, ягъни Сабантуйга бүләк җыю - әлеге милли бәйрәмебезнең матур бер бизәге булып тора

Әлбәттә – бүләк җыю төрле җирдә төрлечә үтә. Бүләкне бизәлгән атларга утырып, милли киемнәр киеп җырлап-биеп җыючылар да, коллективлары белән генә түгел балалары белән дә чыгучылар бар. Мөслим үзәгендә дә кичә шушы матур йола – сөрән салу йоласы үтте.

Район мәдәният йорты коллективы һәр елдагыча Кооператив урамында бүләк җыярга чыкты. Быел алар үзләре белән “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының өлкәннәрен дә иярткәннәр иде.

Урам буйлап бизәлгән атта гармунчылар белән җырчылар килә. Ә ихаталар буйлап мәдәният йорты егет-кызлары һәр ихатага кереп бүлкә җыялар. Шәхси ихаталарда яшәүчеләрнең кайберләре үзләре дә бүләген әзерләп көтеп тора.

Бу көнне район мәдәният бүлеге оешмалары, үзәктә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары, спорт мәктәбе һәм политехник техникум коллективлары үзләренә беркетелгән урамнарда бүләк җыйдылар. Бүләк җыю чарасын һәр коллектив үзенчә якын килеп оештырган иде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев