Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Троицада күңел сафлана

Троицаны «Каен бейрәме» дип тә йөртәләр.

Рус Шуган авылында, зурлап, Троицаны билгеләп үттеләр. Уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Мөхсинов катнашты. 

– Безнең җирлек матур бәйрәмнәренең үзәгенә әверелеп бара. Троицада да төрле милләт вәкилләре катнаша. Троица гадәти бәйрәм кебек тоелса да, күңелләребезне сөендерүче һәм рухи тормышның матди тормыштан өстенлеген күрсәтүче көн бу, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, бәйрәм белән тәбрик итеп.

Быел Троица 8 июньгә туры килде. Изге Троицаны билгеләп үтү датасы үзгәреп тора, ул Пасхага бәйле. Троица Пасхадан соң 50 көн узгач үткәрелә.

– Православие динендәгеләр өчен Троица элек-электән зур әһәмияткә ия булган. Хуҗабикәләр йортны җыештырып, эчтән дә, тыштан да бизәгән. Стеналарга каен ботаклары эленгән, идәнгә яңа чабылган үлән түшәлгән, тәрәзә төпләренә вазага хуш исле болын чәчәкләре куелган. Кызлар бәйрәмгә матур киемнәр әзерләгән, чәчәкләрдән такыя үреп кигән. Матур киенеп урамнан баручы кызларны булачак кияүләр һәм каенаналар күзләп калган, – ди Галина Кривошеева.

Бәйрәмдә, табын әзерләп, туганнарны, дусларны чакыру гадәте бар. Табын артында сыйлану гадәттә чиркәүдә гыйбадәт кылып кайткач башлана.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев