Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Троица - христианнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе

Быел әлеге бәйрәм 23 июнь көненә туры килде

Троица - христианнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул игелек, шәфкатьлелек һәм рухи чисталык тантанасын гәүдәләндерә. Быел әлеге бәйрәм 23 июнь көненә туры килде. Рус. Шуган авылында әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга тиңләштерелеп үткәрелгән әлеге бәйрәм үзенә бик күп кунакларны җыйды. Чараның тантаналы ачылышында район җитәкчелеге дә катнашты. Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәмдә катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, милләтләр арасында дуслык һәм туганлык җепләрен саклап, һәрвакыт шулай бердәм булып яшәргә һәм эшләргә чакырды.
Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина барлык авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, бар гаиләләргә иминлек, сәламәтлек теләде. Хөрмәтле җитәкчеләр үзләренең гаилә юбилейларын үткәрүче бертөркем гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Чарада катнашучы Татарстан Халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов, "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова да бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чарасы Рус. Шуган авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Черемушки” вокаль ансамбленең җыр-биюләре, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев