Спорт фестивале үтте
Мөслимнең “Яшьлек” спорт комплексы ремонттан соң янәдән ишекләрен ачты. Физкультурачылар көнендә үткәрелгән тантаналы чара “Татарстанда – җәй” республика проекты кысаларында узды.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итте.
– Мөслим спортчылары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Кайсы гына спорт төрен алма, безнең җиңүчеләребез, танылган чемпионнарыбыз бар. Футбол булсынмы, волейболмы, өстәл теннисы, йөзү, бадминтонмы – егет-кызларыбыз һәркайсын үз итә. Өлкән буын да сынатмый. Пенсионерлар арасында үткәрелгән спартакиадада район данын яклаучы өлкәннәр һәрвакыт беренче өчлектә була. Райондашларыбызның җиңүләре, ирешкән уңышлары – Мөслимнең дә зур җиңүе ул! Алга таба да югары биеклекләргә ирешергә, зур уңышлар яуларга насыйп булсын! Барлык спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлыйм! Онытмагыз: спорт берләштерә, хәрәкәтләндерә һәм сәламәтлек бүләк итә, – диде ул.
Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров та спортчыларга тәбрикләвен җиткерде. Спортта уңышларга ирешкән, төзелеш-ремонт эшләрен алып барган, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруга зур өлеш керткән райондашларыбызга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм уңаеннан йөгерү буенча эстафета, пляж волейболы, футбол турниры узды. ГТО нормативларына әзерләнү һәм тапшыру өчен эшләнгән күпфункцияле мәйданчыкта муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшырды.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 15 август санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев