Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сәнгать мәктәбе укучылыры өчен Сабантуй бәйрәме

«Гаилә елы» кысаларында сәнгать мәктәбе укучылары өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.

-  Курай паркында Мөслим сәнгать мәктәбе администрациясе һәм укытучылары, "Гаилә елы" кысаларында,  укучылар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Сабантуй - төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм йөрешләр белән үрелеп бара торган матур һәм күңелле бәйрәм. Концерт мәйданчыгында балалар тапкырлык һәм җитезлек күрсәтеп, катлаулы конкурсларны җиңеп чыктылар. Алар спорт ярышларында,  «Канат тарту», «Чүлмәк вату» кебек традицион милли уен-бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең  җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Концерт номерлары һәм биюләр белән аралаштырып оештырылган бәйрәм программасы бик күңелле булды. Балалар яхшы кәеф һәм күтәренке күңел белән таралыштылар, – дип язалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар – сәнгать мәктәбеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев