Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабантуйга рәхим итегез!

9 июньдә Мөслим авылында Сабантуй узачак.

9.30-10.00 сәг. – Сабантуй паркының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу.
10.00-10.30 сәг. – күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу.
10.30-11.30 сәг. – үзәк мәйданда Сабантуйны ачу: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү.
11.30-16.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары, концерт программасы. Махсус кунаклар – “Болгар” радиосы алып баручылары, “Казан” бию ансамбле һәм Казан шәһәре филармониясе артистлары.
13.00-14.00 сәг. – ипподромда ат чабышлары.
15.00-15.30 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары. 
15.30-16.00 сәг. – Сабантуйны йомгаклау. 

Үзәк мәйданда үтәчәк халык уеннары: авыш һәм туры баганага менү, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, йон эрләү, чүлмәк вату, капчык сугышы, көрәш, гер күтәрү, кул көрәше.

Балалар өчен уеннар: көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчык сугышы, аркан тарту, бүләк кисү, йөгерү, олы тупта сикереп килү, таяк тарту, кыю укчы, күзне бәйләп бәрәңге җыю, калак белән су ташу, баланы юрганга утыртып йөртү (гаилә уены).
Реклама  6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев