Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Республика көнен бәйрәм иттек

30 август көнне район үзәгендә Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Көн дәвамында бәйрәм ярминкәсе, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерты, “Хезмәткә – дан” аллеясының яңа геройлары белән танышу, күргәзмәләр эшләде. Райондашларыбыз һәм кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты. 

Быел да “Хезмәткә – дан” аллеясында мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, энергетика тармакларында эшләүче, фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, укуда ирешкән матур уңышлары белән үрнәк райондашларыбызның фотолары урын алды. Тантананы ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде. 

– Республика көне – күңелләрдә горурлык хисләре уята торган истәлекле бәйрәм. Без Татарстанда яшәвебез белән бик горурланабыз! Кая гына барсак та, Татарстаныбызны, Мөслимебезне сагынып кайтабыз. Татарстаннан ераграк киткән саен республикабызның иң матур һәм дәрәҗәле төбәк булуына инанабыз. Бәйрәм белән тәбриклим һәм барыгызга да тынычлык, иминлек, муллык телим, – диде район башлыгы. – “Хезмәткә – дан” аллеясы районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәт куйган, аның данын күтәрүдә үз өлешен керткән мактаулы райондашларыбызны олылый. Биредә фотолары урын алган һәр райондашыбыз хакында горурланып сөйлибез һәм шундый кешеләребез булуына ихластан сөенәбез. 

Альберт Хуҗин фотолары аллеяда урын алган райондашларыбызга “Хезмәткә – дан” мактау тактасына кертелүләре турында таныклыклар тапшырылды.

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев