Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды
Чарада район җитәкчелеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның туганнары, төрле хәрби конфликтлар ветераннары, мөслимлеләр катнашты.
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды.
Чарада район җитәкчелеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның туганнары, төрле хәрби конфликтлар ветераннары, мөслимлеләр катнашты.
Район башлыгы Альберт Хуҗин бу көннең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз Зиннуров Айдар Азат улы, Шәйхразиев Рөстәм Фирдәвес улы, Төхбәгалиев Данис Заһир улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Район башлыгы әлеге бүләкләрне хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырды. Шулай ук А. Хуҗин Фаррахов Илшат Әхнәф улын "Гуманитар конвойда катнашучы" медале белән бүләкләде.
Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов Ватанны яклаучы һәркемгә изге теләкләрен җиткерде һәм Нуретдинов Рөстәм Сәгадәт улына "Батырлык өчен" медален тапшырды.
Райондашларыбыз мәдәният йорты үзешчәннәре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән концертны бәйрәм бүләге итеп кабул итте.
Фотолар район хакмиятенең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев