Мөслимнең “Яшьлек” спорт комплексы ремонттан соң янәдән ишекләрен ачты
Физкультурачылар көнендә үткәрелгән тантаналы чара “Татарстанда – җәй” республика проекты кысаларында узды
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итте.
– Мөслим спортчылары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Кайсы гына спорт төрен алма, безнең җиңүчеләребез, танылган чемпионнарыбыз бар. Футбол булсынмы, волейболмы, өстәл теннисы, йөзү, бадминтонмы – егет-кызларыбыз һәркайсын үз итә. Өлкән буын да сынатмый. Пенсионерлар арасында үткәрелгән спартакиадада рай-
он данын яклаучы өлкәннәр һәрвакыт беренче өчлектә була. Райондашларыбызның җиңүләре, ирешкән уңышлары – Мөслимнең дә зур җиңүе ул! Алга таба да югары биеклекләргә ирешергә, зур уңышлар яуларга насыйп булсын! Барлык спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлыйм! Онытмагыз: спорт берләштерә, хәрәкәтләндерә һәм сәламәтлек бүләк итә, – диде ул.
Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров та спортчыларга тәбрикләвен җиткерде. Спортта уңышларга ирешкән, төзелеш-ремонт эшләрен алып барган, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруга зур өлеш керткән райондашларыбызга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм уңаеннан йөгерү буенча эстафета, пляж волейболы, футбол турниры узды. ГТО нормативларына әзерләнү һәм тапшыру өчен эшләнгән күпфункцияле мәйданчыкта муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшырды.
– Бөтенроссия физкультура-спорт фестивален үткәрү җирлегебездә матур традициягә әйләнде. ГТО комплексы чаралары РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында уза. Муниципаль хезмәткәрләр белән бергә мәктәп укучылары, мәгариф идарәсе, хастаханә, спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә 30 метрга йөгерү, турникта тартылу, җирдән күтәрелү, озынлыкка сикерү һәм башка спорт төрләре буенча ГТО нормативларын үтәде. Һәр кеше, һөнәренә һәм яшенә карамастан, ГТО тапшыра алуына сөенә. Бәйрәм спорт яратучыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны гына түгел, кунакларны да берләштерде. Яңартылган стадионда спорт серләренә төшенәсе, шөгыльләнәсе генә килеп тора, – ди ГТО тапшыру үзәгенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Расил Фәттахов.
Стадионда яңа утыргычлар куелды. Элеккеге уңайсыз утыргычларны сыйфатлы пластик утыргычлар алыштырды. Ремонт барышында йөгерү юлы да яңадан эшләнде. Элек йөгерү юлы асфальтланган иде, хәзер ул резина кисәкләреннән эшләнгән йомшак өслектән гыйбарәт.
– Балалар футболны бик ярата, шуңа футбол мәйданчыгының яңадан ясалуына аеруча сөендек. Футбол мәйданчыгының тузган өслеген алып, сыйфатлы ком җәелде, яңа ясалма өслек урнаштырылды. Яктырткычлар да куелды. Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Заманча спорт объектларына күпләр кызыгырлык. Стадионда футбол, пляж волейболы һәм җиңел атлетика буенча узган турнирларда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаша, – диде “Яшьлек” спорт комплексының футбол буенча тренеры Шамил Мирсалихов.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев