Мөслимдә бәйрәм ярминкәсе гөрли
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Мөслимдә бәйрәм ярминкәсе узды
Ярминкәдә халыкка тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, гадәттәгечә, мулдан иде. Ярминкәгә көне дә кояшлы, җылы булды. Җәйнең соңгы көннәрендә җыеп алынган уңыштан ясалган банка-банка кайнатма, салатлар, бал, кош-корт продукциясе белән бергә күрше Башкортостан республикасыннан – җиләк-җимеш куаклары, Самара өлкәсеннән килгән сәүдәгәрләр алма, грушалар тәкъдим итте. Районның яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесенең теплица участогы чәчкә-гөлләр алып чыккан иде. Мөслимдәге ярминкәләр һәрвакытта да халыкны бер йодрыкка туплый. Сатудагы продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләнерлек азык-төлек тә, кием-салым, көнкүреш товарлары да бар. Үзебезнең Мөслим сатучылары белән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Сарман, Җәлилдән дә килгәннәр иде. Ярминкәгә килүчеләрне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәре сәламләде, Мөслимнең үзәк урамы ярминкә беткәнче җыр-моңга күмелеп утырды. Халык өчен продукция кулай бәядән тәкъдим ителде. Мал ите, бал-май сатылган сәүдә нокталарыннан халык өзелмәде.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев