Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйрәмнәр

Мөслим Сабан туе: алдынгылар хөрмәтләнде

Хезмәт бәйрәме быел да якташларны – туганнарны, дусларны, танышларны бер мәйданга җыйды. Традиция буларак, биредә алдынгылар хөрмәтләнде

Кунакларны, һәрвакыттагыча, Сабантуй мәйданы капкасы төбендә гармунчылар ансамбле каршы алды. Кунаклар арасында районыбызның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, якташларыбыз – генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы Шәмсия Җиһангирова һәм башкалар бар иде.Кунакларны, һәрвакыттагыча, Сабантуй мәйданы капкасы төбендә гармунчылар ансамбле каршы алды. Кунаклар арасында районыбызның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, якташларыбыз – генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы Шәмсия Җиһангирова һәм башкалар бар иде.

Кунаклар гармунчылар ансамбле белән бергә “Киләчәк” паркының “Вакыт елгасы” күргәзмәләр мәйданына үтте. Биредә дистәдән артык коллектив эшчәнлекләрен чагылдыручы күргәзмә тәкъдим итте.

“Туган як” агрофирмасы үстергән бөртеклеләрдән пешерелгән камыр эшләнмәләре, “Хәмәдишин” крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим иткән каз итеннән эшләнмәләр һәм каз бәбкәләре, “Агромастер” җитештерү компаниясенең техникасы кунакларда зур кызыксыну уятты.

Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасына да урын бирелгән иде. Шалаш янында хәрби киемнәр кигән егетләр сугыш чоры җырларын башкарды. Иске Карамалы авыл җирлеге һәм политехник техникум коллективлары кунакларны солдат шулпасы һәм солдат боткасы белән сыйлады.

Күргәзмәдә Советлар Союзы Герое исемен алган райондашларыбыз турында мәгълүмат алырга, мәктәп укучыларының уңышларын бәяләргә, кайнар коймак-тәбикмәкләр белән чәй эчәргә мөмкин иде.

– Иске Карамалы кызы мин, туган ягыма сагынып кайтам! Балаларыма, оныкларыма да Мөслимебезнең гүзәллеген, табигатенең матурлыгын күрсәтергә тырышам. Мөслимдә татарларның милли йолаларын онытмыйча, гореф-гадәтләрне саклап гомер итәләр. Сабантуй – барлык туганнарны, дусларны, сыйныфташларны һәм танышларны очраштыручы бәйрәм ул, – диде Яр Чаллыдан кайткан Гөлнар Әхмәтова.

“Татар ихатасы” каршында кунакларны татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды. Фольклор ансамбльләр милли җырлар белән сәламләде. Балалар сәнгате мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары һәм укучылары мамык, җепләр ярдәмендә картиналар ясау буенча осталык дәресе күрсәтте.

“Җәмигъ” мәчете рәсем күргәзмәсен тәкъдим итте, үлән чәе белән сыйлады.

– Сабантуй ул – хезмәт туе. Мөхтәсибәттәге хезмәттәшләребез белән бәйрәмгә чәй өстәле әзерләдек, балаларның “Нурлы Рамазан” бәйгесенә килгән рәсемнәрен тәкъдим иттек, – диде “Җәмигъ” мәчете абыстае Сәрия Шакирова.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше 300гә якын баланы һәм өлкән кешене берләштергән театральләштерелгән күренеш белән башланды. “Сабантуй бизәкләре” дип аталган тамашада Җир-анага мәдхия җырланды, бәйрәмнең милли асылы аңлатылды, хезмәт батырларының тынгысыз хезмәте макталды, авыл аксакалларының теләк-тәкъдимнәре яңгырады. Сабантуйның атрибутлары – татар милли бизәкләре чигелгән сөлгеләр, көянтә-чиләкләр мәйдан түрендә урын алды, бәйрәмгә багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады.

– Бүген безне бу мәйданга халкыбызның гасырлардан сакланып килгән иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй җыйды. Бүген без игенчеләрне, тырыш хезмәт куючы җир кешеләрен хөрмәтлибез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. – Быел да басу-кырларыбызда иген уңышына ныклы, ышанычлы нигез салынды: игеннәр матур булып үсеп килә. Бу – җирлегебездә эш-ләүче хуҗалыкларның соңгы технологияләрне кулланып, югары дәрәҗәдә эшләве нәтиҗәсе. Быел 58500 гектарда язгы чәчү башкарылды, аның яртысыннан күбрәген техник культуралар: көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере тәшкил итә. Бездә хәтта киндер дә үстерелә! Техник культуралар аграрийларга икътисади яктан тотрыклы булырга ярдәм итә. Без бүген авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючыларны хөрмәтлибез, аларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Зур хөрмәт белән тыныч аяз көннәрне бүләк иткән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын искә алабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга, аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез.

ТР Рәисе һәм хөкүмәте исеменнән котлауларны ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов җиткерде.

– Сабантуйда буыннан-буынга тапшырылып килгән халык зирәклегендә эш сөюнең, максатларга ирешкәндә гореф-гадәтләргә таянуның мөһимлеге турындагы фикер чагылыш таба. Мул уңыш җыеп алу һәм алгарышка яңа юллар ачу бары тик тырыш хезмәт аша гына мөмкин булуны ата-бабаларыбыздан беләбез. Сабан туен бәйрәм иткәндә без иң элек республиканы һәм тулаем илебезне азык-төлек белән тәэмин итү өчен зур көч куючы игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә ихтирамыбызны белдерәбез. Гасырлар дәвамында кунакчыл бу мәйдан яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабантуйда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар да зарыгып көтеп ала. Сабан туе һәрберебезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, нәтиҗәле хезмәткә, бердәмлеккә рухландырсын! Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм муллык телим, – диде ул.

Район мөхтәсибәте исеменнән изге теләкләрен Аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов җиткерде.

Сабантуй авыл хуҗалыгыында эшләүчеләрне хөрмәтләү мәйданы булып тора. Авыл хезмәтчәннәре белән беррәттән төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән тырыш хезмәткәрләр дә бүләкләнде. Беренчеләрдән булып сәхнәгә “Ел хәйриячесе” дипломы белән бүләкләнүчеләр чакырылды.

Алар: “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры Юрий Янковский һәм “Егет без” төркеме җитәкчесе, волонтер Рүзәл Минһаҗев.

Район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләймановка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. “Мелиорация” Мөслим предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе Ринат Җәлилов РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дилбәр Салихҗанова “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды. Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдиновка ТР Дәүләт Советының Рәхмәте белдерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасына, район мәдәният йортының тавыш кую бүлеге җитәкчесе Илшат Галиев – ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары” күкрәк билгесенә, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фидания Шәймәрданова министрлыкның Мактау грамотасына лаек булды.

 

 

Алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, шоферлар, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән хуҗалыклар хөрмәтләнде. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән “Исламов” фермер хуҗалыгына, “Август-Мөслим” җәмгыятенә, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмаларына дипломнар тапшырылды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында әлеге дипломнар Дамир Шәңгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгына һәм “Әюпов”, “Авзалов” фермер хуҗалыкларына бирелде.

Мәйдан түренә 2025 елның кыр батырлары узды. Район башлыгы аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. “Туган як” агрофирмасыннан Марат Камалов быелгы кыр эшләренең абсолют батыры дип билгеләнде. Аның иңнәренә бәйрәм бүләге буларак сарык салынды.

Сабантуйда укуда, спорт һәм мәдәният өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Быел да сабантуй мәйданы буйлап 100дән артык укучы узды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ринат Мәкъсутовка – “Мөслим егете”, лицейның 9 сыйныф укучысы Азалия Хәйруллинага “Мөслим кызы” исеме бирелде. Аларга Мөслим кәләпүше һәм калфагы кидерелде. “Ел укучысы” исеменә гимназиянең 10 сыйныф укучысы Азалия Габидуллина лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев