Мөслим лицеенда Көзге бал узды
Өлкән сыйныфлар өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды
Кичә, Мөслим лицеенда 4-11 сыйныф укучылары өчен Көзге бал үтте. Укучылар алдан командаларга бүленеп концерт номерлары, кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясаган һәм көзге мода күрсәтергә әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмнең икенче өлеше уеннар белән дәвам итте. Укучылар бәйрәмдә уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар. Бәйрәмнәр көз темасына җырлар, биюләр, конкурслар,уеннар белән үрелеп барды. Өлкән сыйныфлар өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.
Фото – Мөслим лицееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев