Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кичә керәшеннәрдә Святый Тын көне

Халыкта аны Җир яралган көн дип тә йөртәләр

Ул Троица бәйрәменнән соң килә (быел 24 июньдә).
Бу көнне апостоллар җир шарында яшәүче барча кешегә Ходай сүзен җиткерү өчен дөнья буйлап киткәннәр. Борынгылар бу көнне җиргә күктән Святый тын иңә һәм җир шары буенча тарала дип ышанганнар.
Святый Тын – бик зур кодрәтле көч булып санала. Җир яралган көнне жиргә сугарга да, чүп утарга да ярамый дигәннәр борынгылар. Бәйрәмнең тамырлары мәҗүсилектән килә. Борынгылар бу көнне җир булачак уңыш белән йөкле булуына ышанганнар. Шуңа бәйле рәвештә дүшәмбе көнне казу эшләре белән җирне җәрәхәтләргә ярамаган. Җир яралган көнне һәм аннан соң атна буе су коенмаганнар. Бу көннәрдә сулыкларда Су аналары йөри дип ышанганнар. Урманнарга барырга, печән чабарга, үләннәргә кагылырга да ярамаган.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев