Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Дан тактасын ачу

Ел саен Республика көне алдыннан “Хезмәткә – дан” скверындагы фоторәсемнәр яңартыла. Әлеге чара традициягә әйләнде һәм район халкы бу көнне дулкынланып көтә

Мактау тактасында урын алган райондашларыбыз төзелеш, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышларга ирешкән. Аларның һәркайсы – үз эшенең остасы. Мактау тактасында бу көнне район үзәгендәге «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Харисова  Ләйсән Мирдәвес кызы, “Яшьлек” спорткомплексы тренеры Мадъяров Ильдар Рәис улы, Мөслим үзәк хастаханәсе фармацевты Гайфиева Ильмира Гайнемөхәммәт кызы, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе белгече Филлипов Радик Рәшит улы, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Ранас кызы, “Сүнмәс дәрт” ветераннар коллективы җитәкчесе Абдуллин Фәнис Гыйлем улы, шәхси эшмәкәр Ибраһимова Эльза Ильдус кызы, “Намус агрофирмасы” игенчесе, быелгы Сабантуйның абсолют кыр батыры Каримов Мөнәвир Сәгадәт улы, хәрби исәпкә алу бүлеге хезмәткәре Акмалова Раушания Гарифҗан кызы, Мөслим лицее укучысы Морзаханова Мәдинә Рамил кызының фотосурәтләре урын алды. Мөслимебездә мактаулы кешеләребез дә күп, шуларның иң-иңнәре Мактау тактасында бүген үз урыннарын алды. Республика бәйрәме көнендә бу райондашларыбызга иң зур бүләк булгандыр.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев