Бергәләп көлик!
Бәйрәмнәр

Бергәләп көлик!

1 апрель - көлке көне буларак билгеләп үтелә.


- 1 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә елы кысаларында “Бергәләп көләбез!” дигән күңелле, позитив бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең максаты - уңай эмоциональ халәт тудыру,  социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның психологик сәламәтлеген саклау иде.  Учреждение белгечләре белән бергә өлкән яшьтәгеләр уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, биеделәр һәм җырладылар.
Безнең интернат-йортыбызда Көлү көне күңелле шау-шуга, музыкага уралып узды. Яхшы кәеф – интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләрне көн буе озата барды, - дип язалар интернат-йортыннан.

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев