Бер очрашу – үзе бер гомер
Красноярның 100 еллыгын Авыл көне итеп, зурлап билгеләп үттеләр
ЯШИМ ДИП ЯШИЛӘР
Бүгенге көндә Краснояр авылында 48 хуҗалык исәпләнә, шуларның 31е – даими яшәүчеләр, гомумән алганда, халык саны – 53. Сигез өйгә хуҗалары кайтып йөри. 18 хуҗалыкта бүген дә мал тоталар, терлек асрыйлар.
– Краснояр авылында күпчелекне урта буын кешеләре тәшкил итә. Алар Мөслимгә, төрле шәһәр-районнарга йөреп эшли. Авыл халкы кош-корт үрчетеп гомер итә, умарта тотучы гаиләләр дә бар. Мөслим районының иң чиста һәм тәмле балы – Красноярда, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.
Авылда ике студент, ике укучы бар. Ни кызганыч, авылда бүген мәктәп юк. “Авылның өлкән кешеләре сөйләве буенча, 1926-1927 елларда укытучы Мәмдуха Кармышеваның өендә мәктәп булган. Латин графикасына нигезләнгән укуны кызлар да, малайлар да бик теләп үзләштергән. Соңрак мәктәптә Лотфулла Кармышев укыта. 1930-1931 елларда колхозлашу чоры башлана. Халыктан акча җыеп буралган мәчетне, куылган кешеләрнең дә өйләрен сүтеп, мәктәп итеп үзгәртәләр. 1932 елда мәктәп ачыла. Симәктән Бари Насыйров укыта. Шул мәктәптә берничә буын бала белем һәм тәрбия алып чыга” дип сөйләде мәктәп тарихын барлап җыючы Лүзия Вәлиева.
– Авылыбызның иң матур урынында мәчет салынган. Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авыл халкы мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый. Габделхәбир мәчете – авылыбызның горурлыгы. Аллаһ йортын якташыбыз Рәшит Галәү улы төзетте. Бәйрәмнең дә көтеп алган кунагы ул, – ди Миңнулла абый.
ӨЛКӘННӘР – АВЫЛ КҮРКЕ
Бәйрәм театральләштерелгән күренеш, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Иң элек өлкәннәр хөрмәтләнде.
Авылның иң өлкән кешесе, тыл ветераны 93 яшьлек Гөлчирә Рахмаева, сугыш чоры баласы, озак еллар сатучы булып эшләгән 91 яшьлек Рәзинә Садертдинова, балачагын сугыш урлаган, ачлыкны, хәерчелекне кичергән 91 яшьлек Мирзанур Зарифуллин, озак еллар тимерчелектә эшләгән, гомер буе умарта тоткан Әбүзәр Садретдиновлар бүләкләнде.
64 ел иңне иңгә куеп гомер итүче Флүсә һәм Ринат Дәүләтгәрәевлар, Гөлсинә һәм Әскать Габидуллиннар, Фәүзия һәм Мирзариф Хафизовлар, алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләр дә бәйрәмнең кадерле кунаклары булды. Яшь гаиләләр ярышы, чишмәдән су алып килеп самавыр кайнату кебек уеннар, киенү ярышлары аеруча күңелле оештырылды.
АВЫЛ ХАЛКЫ ЯЛ ДА ИТӘ БЕЛӘ
Авыл тормышы никадәр генә мәшәкатьле, ыгы-зыгылы булмасын, халык авыр эш көненнән соң матур итеп ял итәргә омтылган. Авыл клубында үз эшенә бирелгән Рәзилә Гыйзетдинова эшли. Бер генә бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Авыл халкы белән уртак тел табып, бик күп чаралар оештыра ул, спектакльләрне күрше-тирә авылларга да барып күрсәтәләр.
– Красноярда дәртле һәм эшчән халык яши. Җир җимертеп дөнья көтәр өчен иң кирәкле сыйфатлар бу. Берсеннәнберсе уздырып яңа өйләр салу, йорт-кураны матурлау булсынмы, күңелле итеп туйлар уздырумы, юбилейлар үткәрүме – авылдашлар берсендә дә сынатмый! Авыл дисәләр дә, каладан бигрәк салада инде ул бөтен тормыш! Авыл кешесе түккән тирдән елга ясап булса, ул тирән һәм ярсу булыр иде. Авыл кешесенең адымнарын юл итеп сузсаң, җир шарын урап чыгарлык озын юллар ясалыр, көченнән биек таулар калкыр, йокламаган төннәреннән еллар барлыкка килер иде. Авылдашларым белән горурланам! Бәйрәм үткәрү нияте белән берничә йокы күрмәсәк тә, үкенечле булмады, халык, кунаклар канәгать калды, – ди Рәзилә Гыйзетдинова.
БӘХЕТЕМ – ТУГАН АВЫЛДА
Бу көнне Краснояр авылының Сабантуй мәйданы җырбиюгә, уеннарга күмелде. Олысы да, кечесе дә уеннарда катнашты. Бәйгедә катнашучыларның берсенең дә күңеле китек калмады: бүләкләр җиңүчегә дә, җиңелүчегә дә бирелде.
Краснояр авылы табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Моны район башлыгы да билгеләп үтте.
– Авылда йорт салучыларга, әти-әни нигезен таратмыйча, төзекләндереп, карап яшәүчеләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Рәхмәт әйтеп, андый кешеләрнең авылның сакланып калуында зур роль уйнавын билгеләп үтәсем килә. Шундый матур, бай эчтәлекле һәм истәлекле бәйрәм оештыргансыз! Бәйрәмдә бердәмлек, үзара ярдәмләшү сизелеп тора. Авыл халкы шушы бердәмлек белән көчле дә инде! Бәйрәмнәрегез дәвамлы булсын! Бүгенгедәй шат елмаюлы йөзләрегезгә борчу күләгәсе төшмәсен! Авылның киләчәге бар, йортлары ныклы, табигате гаҗәеп матур, – диде Альберт Хуҗин.
Үз өендә, туган җирендә бәхетле кеше – иң бәхетлесе, диләр. Краснояый Яр авылының бөтен матурлыгы биредә гомер итүче кешеләрендә, аларның хезмәт нәтиҗәләрендә.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев