Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Бәхет эзләп ерак киткәннәрне Авыл көне дәшеп кайтара

Симәк авылында зурлап Авыл көнен билгеләп үттеләр

“Татарстанда – җәй” проектына хас булганча, табигать кочагында узган чара җыр-биюләргә, дәртле уеннарга бай булды. Бәйрәмгә кайтучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Мәйданда дога яңгырады. Авылның имам-хатыйбы Мансур хәзрәт бәйрәмне башларга хәер-фатихасын бирде.

Симәк түгел, Сөймәк!

Симәклеләр – туган җирен, туып-үскән нигезен күз карасыдай саклап яши торган халык. Былтыр биредә 35 елга беренче тапкыр Сабантуй уздырылды. Ул авылдашлар, шушы авылдан чыккан апа-абыйлар, иганәчеләр көче белән оештырылды.

Авыл тарихына күз салсак, Симәк авылына XVII гасырда нигез салынган. Авылның чын исеме – Сөймәк. Шушы исем белән ул тарих битләрендә 1701 елда телгә алына башлый.

– Авылның 350 еллык тарихы бар! Төрле елларны үткәрсә дә, авылыбыз югалмады һәм таркалмады. “Алга” колхозының иң көчлеләр рәтендә булуын әйтеп тору да кирәк түгелдер, колхоз таркалганга да бик күп еллар үтте. Авылда дүрт дистә елга якын Сабантуй үткәрүче булмады. Узган ел, 35 елдан соң, милли бәйрәм уздырдык. Шаулатып-гөрләтеп, элек Сабантуй бәйрәме үткәрә торган урынга мәйдан корып, авылдашлар барлык уңайлыкларны булдырган. Быел Авыл көнен үткәрәбез. Чарага сөенеп чыктым. Авылны, аның кешеләрен яратам! Авыл өчен җан атып яшәүчеләр булганда, яшьләр, бала-чага эзне суытмаганда, авылыбыз яшәр! – диде Сәүдия Рахманова.

Максат – авылдашларны җыю

Хезмәт сөйгән халкы, төзеклеге белән аерылып торучы Симәк авылыннан бик күп дәрәҗәле кешеләр, ихтирамга лаек җитәкчеләр чыккан. Авыл халкы бөтен Татарстан, ил буйлап таралган.

– Милли бәйрәмнең бөтен атрибутикасы – колгага җыелган бәйрәм сөлгеләре иртәнге сәгатьләрдә үк җилфердәп, кунакларны үзенә дәшеп торды. Чәкчәк белән милли киемнәрдән кунакларны каршы алган кызлар, дәртле җырлар, уеннар бәйрәмгә тагын бер нур өстәде. Бик күпләр туган авылын, әби-бабаларының, әти-әниләренең кендек каны тамган туган нигезне ташламыйча, Симәктә төпләнеп, матур гомер итә. Ә читтә яшәүчеләр, мөмкинлек булган саен, туган авылларына кайта, мин дә шундыйлар рәтендә. Җай туры килгән саен авылдашларым, дусларым белән күрешеп китәм. Бәйрәмне оештыруның максаты – авылдан читтә яшәгән якташларны җыю, очраштыру, күрештерү. Җир астыннан юллар юк бит, исән чакта күрешеп, аралашып яшәргә кирәк! Мондый очрашулар, хәл белешүләр ел саен булып, онытылмасын, матур бер йолага әйләнсен иде, – ди бәйрәмне алып баручы Рәмзия Әкмалова.

Күпер ябылу сәбәпле урау юллар да бәйрәм үткәрүгә киртә булмаган. Бәйрәмне оештыручылар бу кадәр ук халыкны көтмәгәндер дә, бәлки. Бәйрәм буласын ишетеп, ерак шәһәрләрдән кайтучылар да күп иде.

– Симәк авылы миңа бик кадерле! Биредә мин 5-7 сыйныфларда белем алдым. Диплом алгач, хезмәт юлым да шушы авылда башланды: Симәк мәктәбенә музыка укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшкә кайттым. Бүген Симәк авылында мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Элек балалар шау-шуыннан тынып тормаган биналар хәзер ташландык булып, моңсуланып калса да, халкы авылга баш имәскә көч биреп тора. Симәккә терәлеп диярлек торган Краснояр авылы егете Миңнулла Абдуллин өчен дә Авыл көне – бик истәлекле чара. Ул бик күп авылдашларның шәҗәрәләрен ясады. Безнең сигезенче буыныбызга кадәр мәгълүмат табып биргән кеше ул! Нәкыш остасы Нәҗип Нәккаш шәҗәрәбезне затлы кысага урнаштырып бирде. Авыл көне – менә шундый истәлекләрне, нәсел-нәсәпне барлый торган бәйрәм ул! – ди Нәзилә Бәдертдинова.

Бәйрәм бүләксез булмый

Бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән Елгабаш авылы егете Илдар Абдуллинга район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Илдар Наилевичның районда юл төзү эшләренә зур өлеш кертүе дә билгеләп үтелде.

– Илдар Абдуллин җитәкчелегендәге юл оешмасы бүгенге көндә Мөслим – Олы Чакмак юлында эш алып бара. Күпләрнең үзәгенә үткән әлеге юлга асфальт түшәлә. Оешма эшчеләре былтыр Мәлләтамак авылы урамнарына асфальт җәйде. Кышкылыкта Елгабаш авылыннан Әндерешкә кадәр юлларны да “ПСК СтройГруппСервис” оешмасы кардан чистарта. Мөрәҗәгатьләребезне беркайчан да кире какмаучы, төрле чаралар үткәргәндә матди ярдәм күрсәтүче, туган авылының киләчәген кайгыртып яшәүче райондашыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыл диеп җан атучы шундый кешеләр күбрәк булсын иде! Авыл көне алга таба да авылдашлар, сабакташлар, дуслар өчен күңелле очрашу урыны булсын! – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Осталар авылы

Симәктә сәләтле, уңган-булган кешеләр аз түгел. Кул эшләре: чигү, тегү, бәйләүгә куллары яткан кызлар, апалар, әбиләр бәйрәмдә мәйдан түренә чакырып хөрмәтләнде. Уңганнар халык җәүһәрләре булырлык кул эшләрен дә алып килгәннәр иде. Алар арасында шушы авыл кызы Сәүдия Рахманова да бар иде. Кече яшьтән үк чигү,
бәйләү белән мавыгучы райондашыбыз бүген дә оста итеп челтәрләр бәйли. Сәүдия апа белән бергә Симәкнең уңган кызлары Нурия Гарипова, Алсу Хисаметдинова, Рәфидә Ярхәтова, Ләйсән һәм Гөлнара Шәмсиева, Алисә Насруллина да искиткеч осталык белән башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

– Симәк киленнәре дә кызларыннан калышмый. Әскыя Әгъләмова, Силүзә Зиятдинова, Миңнуза Касыймова, Гөлсияр Садыйкова һәм мин шушы авылга килен булып төштек. Төшкән җиргә таш булып, үз өем кебек җылы итеп кабул иткән нигездә ирем белән биш балага гомер бүләк иттек. Сөлге, алъяпкыч, карават япмаларын чигүне гомерем буе яратып башкардым. Кул эшләренә хатын-кызның күңел җылысы да тама бит ул! – диде Фәйрүзә Насыйрова.

Көчле алкышлар астында алтын куллы хуҗабикәләр мәйдан әйләнде. Сәйлән белән чигелгән кул эшләре, заманча чигү үрнәкләре Симәк кызларының матурлыкка омтылуын тагын бер кат дәлилләде.

Чишмәле авыл – бай авыл!

Авылда күптәннән онытылган, ташландык хәлгә килгән Сәхәр чишмәсе яңартылган. Симәк егете Фоат Касыймов башлангычы белән бу юнәлештә шактый зур эшләр башкарылган. Авыл халкы ярдәме белән авылның Сөймәк мәчетенә ремонт ясалган.

– Илдар Абдуллинга игелекле гамәлләре өчен рәхмәт! Юл төзү бригадасы белән авылдан чишмәгә юл салды, бүгенге бәйрәмгә дә саллы гына ярдәм күрсәтте, – дип, Илһам Садыйков, авыл халкы исеменнән И.Абдуллинга күңел җылысын салып эшләнгән кул эшләнмәләрен тапшырды.

Бәйрәмне авыл үзешчәннәре чыгышлары бизәде. Татарча көрәштә, авыш колгага менүдә кечкенәләр дә, зурлар да сынатмады. Капчык сугышы, парлап капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, гер күтәрү, парлап арбада утырып ярышу кебек уеннар аеруча күңелле узды. Альберт Насыйров җитәкчелегендәге иҗат төркеме Авыл көненә килүчеләргә дәртле җырларын бүләк итте. Алга таба бәйрәм авыл урамнарында, ихаталарда дәвам итте.

– Килер бер көн: авылыбыз яңа сулыш алыр, матур зур йортлар үсеп чыгар. Авылыбыз гөрләп чәчәк атсын, оныклар әби-бабайлар, әти-әниләр нигезенә сөенеп кайтсын иде! – диде Рәмзия Акмалова, бәйрәмне төгәлләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев