Бәйрәм белән!
Бәйрәмнәр

Бәйрәм белән!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин шул уңайдан котлавын җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Сез – шәфкатьлелек, тугрылык, рухи һәм әхлакый чисталык, яхшылык үрнәге булып торасыз. Бөек Ватан сугышы еллары аша узган хатын-кызлар, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре, хатыннары рәхмәт сүзләренә һәм ихтирамга лаек. Аңлавыгыз һәм ярдәмегез, җылылыгыгыз һәм тугрылыгыгыз, якыннарыгызга биргән яратуыгыз өчен рәхмәт! Хатын-кызның роле җәмгыятьтә дә, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә гөл-чәчәкләргә тиң матурлык, шатлыклы көннәр, тынычлык, мәхәббәт, муллык һәм бәхет телим. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар көнегезне язгы кояш кебек якты итсен! Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим”.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев