Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Авыл көннәре – матур гадәт

Районыбыз авылларында сабантуйлардан соң Авыл көннәре үткәрү матур гадәткә әйдәнеп бара

Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашлар да бик теләп кайта. Узган шимбәдә Исәнсеф-Чишмә һәм Иске Вәрәш авылларында шундый бәйрәмнәр узды. Халык акча җыеп, кыйммәтле бүләкләр ала, җырчылар, алып баручылар чакырып үткәрә бу бәйрәмне. Төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр дә хуш килә катнашучылар күңеленә.

Исәнсеф-Чишмәдә авылның 100 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бүген авылда нибары 24 кеше генә яшәсә дә, бәйрәмгә кунаклар бик күп кайткан. Бәйрәм тәмамлангач, кич белән Исәнсеф-Чишмә халкы урамда мул сыйлы табын әзерләп бергәләп ял иткән, күңел ачкан.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев