Август бәйрәмнәргә бай
Август аенда православие динендәгеләр изге Богородицага һәм изге коткаручыларга багышланган өч бәйрәмне билгеләп үтә.
14 августта – бал спасы, 19 августта – алма спасы, 29 августта чикләвек спасы билгеләп үтелә. Спас –“коткаручы” сүзенең кыскартылган формасы. Коткаручы дигәндә, Иисус Христос күздә тотыла.
– Бал спасы хөрмәтенә руханилар гыйбадәтханә уртасына хач чыгара. Православие динендәгеләр аңа баш ия һәм сәламәтлек сорый. Әлеге бәйрәм ел саен үзебезнең чиркәүдә үткәрелә, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Беренче спасның “бал спасы” дип аталуы умартачыларның яңа бал аерта башлаулары белән бәйле. Православие динендәгеләр балны чиркәүгә алып барып аруландыралар.
– Кечкенә чакта бал спасында, бөтен бала-чага, җыелып, умарталыкларга бара идек. Беренче спаста хәтта ярлы кешеләр дә балдан авыз итәргә тиеш дигән ышану яши. Бу көнне бөтен кешене дә кунакка чакырганнар. Әниләр һәм әбиләр баллы прәннекләр, кабартмалар пешерә иде. Коймак белән бал ашаган истә калган,– дип сөйли Яңа Усы авылында гомер итүче Валентина Игошева.
Беренче спас 14 августта билгеләп үтелә. Православие динендәгеләр әйтүенчә, бу көнне авыл хатыннары, балаларын ияртеп, урманга кура җиләге җыярга йөргән. Төрле авыруларга им, дәва буларак, җир җиләген генә түгел, аның чәчәген һәм яфрагын да җыйганнар, шулай итеп, кышка запас туплаганнар.
– Әнием Магдалина Яңа Усы мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килгән дә, кияүгә чыгып, шунда калган. Әти-әнием икесе дә – керәшеннәр. Яңа Усы авылы халкы православие динендәгеләрнең бәйрәмнәрен яратып билгеләп үтә. Әнием сөйләвеннән шул истә калган: өч спас бәйрәме дә хуҗалык эшләре, урып-җыю, уңыш җыю һәм башкалар белән бәйле. Беренче спаста кура җиләге өлгерә торган булган. Күпьеллык сынамышларга карап, беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчкәннәр. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган, – ди Мөслимдә яшәүче Маргарита Идиятуллина.
Сынамышларга күз салсаң, беренче спаста карлыгачлар җылы якка күчеп китә башлый. Бу көнне салкын чык төшә. Шуңа күрә аны “юеш спас” дип тә атыйлар. Беренче спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.
Бал спасы җәй тәмамлану, салкыннар һәм яңгырлар башлану, күчмә кошларның җылы якларга оча башлавы белән билгеле булса да, быелгы җәй бал спасына үзгәрешләр кертте. Көннәр, шөкер, әле дә матур тора. Җылы кояш нурлары астында иркәләнеп, тырыш бал кортлары нектар җыя.
Славяннар бәйрәме саналган бал, алма һәм чикләвек спасларының үз традицияләре һәм сыйлары бар.
– Беренче бал спасы Успение посты башланган чорга туры килә. Бәйрәмне Русьта христианнарга кадәрге чордан ук билгеләп үткәннәр. Ул күбрәк уңыш бәйрәме булып санала. Август уртасында җыелган балны гыйбадәтханәләрдә изгеләштерү зур бәйрәм булып саналган.
Спасларның иң зурысы – 19 августта уза торган алма спасы. Җәйге уңышның иң мул чорына туры килә ул. Быел бакчадан бик күп уңыш җыеп алдык, әле өлгерәселәре күп. Алма спасына, гадәттә, алма пирогы, варенье әзерлиләр, – ди райондашыбыз Лариса Гыйләҗева.
Өченче спас – чикләвек спасы. Чикләвек бәйрәме 29 августта була. Өч спасның өч вакытка туры килүе төрле культураларның төрле вакытта өлгерүенә бәйледер дип уйларга нигез бар. Чикләвек спасында өстәлләргә чикләвекле ширбәт һәм башка шундый чикләвекле ризыклар куела. Чикләвек спасының изге йоласы – әлеге сый-нигъмәтләр белән туганнарны, якыннарны сыйлау. Бу көнне никадәр күбрәк чикләвек таратсаң, әҗере дә шулкадәр күбрәк була, дигән ышану яши.
Миләүшә Мөхсинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев