Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бәйрәмнәр

Әниләр хөрмәтләнде

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан МХОдә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашу узды.

Бәйрәм узачак кафега бер-бер артлы әниләр, яшь булсалар да, олыгаеп киткән, күзләрендә борчылу белән бергә горурлану чаткылары да чагылучы ханымнар җыела башлады. Алар төрле авыллардан булсалар да, бер-берсе белән җылы итеп күрешәләр, хәлләрен сорашалар, уллары яисә ирләре хакында фикер алышалар иде. Барысын да уртак тема – махсус хәрби операциядәге уллары, ирләре өчен борчылу берләштерә. 

Бәйрәм башлануын хәбәр итеп, залга талгын көй агыла башлады. Шушы көй дулкынында чараны алып баручы Ләйсән Замалованың әниләргә, гүзәл хатын-кызларга багышланган шигырь юллары яңгырады. Бәйрәмдә беренче котлауны район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде.

– Бүген 20-60 яшьлек егетләр илебез тынычлыгын саклый. Сезнең көчле һәм түзем булуыгыз, сезнең тәрбиягез, сезнең мәхәббәтегез егетләребезгә иң авыр вакытларда да көч бирә, җиңүгә өмет уята. Кызганычка каршы, югалтулар да бар. Бүген арабызда газиз балаларын, тормыш иптәшләрен югалткан ханымнар да бар. Без сезгә күркәм сабырлык, түземлек телибез. Безнең аларны искә алуыбыз, алар турында истәлекләр саклавыбыз егетләр рухына дога булып барып ирешсен. Күңелебездә өмет чаткылары сүнмәсен! Егетләребез туган ягыбызга, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Хөрмәтле әниләр, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сез – мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, матурлык үрнәге, безне саклаучы маяк булып торасыз. Үз-үзегезне саклагыз, исән-сау, сәламәт булыгыз. Улларыгыздан, тормыш иптәшләрегездән бары матур, җылы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, – диде ул. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 март саныннан укыгыз.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев