Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмәкәй базары гөрләде

Әмәкәй авылында элеккеге традицияләрне яңартып базар оештырдылар.

1870 елларда Әмәкәй авылы зур сәүдә үзәгенә әверелгән. Әмәкәй базарында даими рәвештә 17 вак кибет, дүшәмбе саен базарлар эшләп торган. Ә көз көне (16—23 ʜоябрьләрдә) олы ярминкә үткәрелгән.

Ул базарларга, ярминкәгә кайлардан кемнәр генә килми дә, кемнәр генә сәүдә итми. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы продуктларын сатучылар һәм сатып алучылар арасында алыш-биреш көчле булган. Сәүдәгәрләрнең бер өлеше ашлыкны, махсус килешү буенча, казнага дип, икенчеләре исә эре сәүдәгәрләргә күпләп сату өчен җыйганнар. Сәүдә базарсыз көннәрне дә тынып тормаган.

"Шушы матур вакытны искә төшереп, кичә Әмәкәйнең Базар урамында базар гөрләде. Башка урамда яшәүчеләр, гармуннарда уйнап, үзләренең продукцияләрен сатарга килделәр. Ә Базар урамында яшәүчеләр, кунакларны кайнар бәлеш, мул табын, җыр-бию белән каршы алдылар.

Базарда авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләнмәләре сатылды. Шушы чараны оештырып, башлап йөрүче Нәзирә Насретдинова, Базар урамында яшәүче абый-апалар, килгән кунакларга бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә гореф-гадәтләрне югалтмыйча, бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде", - дип, хат юллаганнар безгә әмәкәйлеләр.

 Илнара Шакирьянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев