Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Алдынгылар хөрмәтләнде (фоторепортаж)

Ел саен Республика көне алдыннан “Хезмәткә – дан” скверындагы фоторәсемнәр яңартыла. Әлеге чара традициягә әйләнде һәм район халкы бу көнне дулкынланып көтә.

Бүген районыбызда Республика көненә багышланган күп төрле чаралар уза. Гадәттәгечә, “Хезмәткә дан” аллеясын яңа геройлар бизи. Быел да Мактау тактасында мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, энергетика тармакларында эшләүче, тырыш һәм намуслы хезмәтләре, укуда ирешкән мату уңышлары белән үрнәк райондашларыбызның фотолары урын алды.

Тантананы ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Фотолары аллеяда урын алган райондашларыбызга “Хезмәткә дан” мактау тактасына кертелү турында истәлек таныклыкларын тапшырды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Рәмилә Сәләмова, Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев