Гаилә тәрбиясе кирәк
Әмма әлеге сыйфатларны балада тәрбияләү өчен без, әти-әниләр, нинди өлеш кертәбез соң? Балага тәрбияне кем бирергә бурычлы – гаиләме, балалар бакчасы яки мәктәпме?
Бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддиннең шундый сүзләре бар: “Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Балага әхлак нигезен сабый чакта ук салырга бурычлыбыз. Әмма бүген күп кенә әти-әниләрдән: “Нигә без?! Ә мәктәп ни карый? Баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш,” – дигән фикерне ишетергә туры килә. Ә бит бала, иртән торып күзен ачу белән, иң элек әти-әнисен, аларның эш-гамәлләрен күрә. Мәктәптән, бакчадан әти-әнисе, әби-бабасы янына кайта һәм буш вакытын гаиләдә үткәрә. Без һәрвакыт балаларның күз алдында һәм алар безнең барлык гамәлләребезне аңнарына сеңдереп баралар. Мин кайбер әти-әниләрнең баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш дигән фикере белән килешмим.
– Элек балага тәрбиянең 20-25 процентын гына мәктәп бирә ала, ә калган өлешне гаилә бирә, диләр иде. Хактан да шулай, төп тәрбия гаиләдән булырга тиеш. Гаилә тәрбиясе ул – әти-әни, әби-бабай үрнәге. Шул ук вакытта “урам тәрбиясе” дә читтә кала алмый. Бу тәрбия элек тә бар иде, хәзер бигрәк тә көчле, дияр идем. Бала азмы-күпме “урам тәрбиясе” хакында да белергә тиеш, андагы тәртип белән таныш булса да, начар түгел. Киләчәктә балага урамда да үз урынын табарга кирәк булачак. Урам кагыйдәләрен өйрәнү йомшаграк характерлы балага бигрәк тә авыр булырга мөмкин. Һәм “замана чире” булган телефон, мессенджерлар да тәрбия бирүдә үз ролен башкара, – ди берничә буын балаларга белем һәм тәрбия биргән мәгариф ветераны Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.
Әйе, бүген интернетта, социаль челтәрләрдә ни генә юк?! 1 сыйныфка укырга баручы балалар телефон йөртә һәм, буш вакыты булдымы, интернетка кереп китә: социаль челтәрләрне үзләштерә, уеннар уйный.
“Бала – ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”, – ди Ризаэддин Фәхреддин.
– Әти-әни баласына һәрвакыт күз-колак булып, аның көн дәвамында нәрсәләр эшләве, кайда булуы, кемнәр белән аралашуы, телефонда нәрсәләр каравы хакында хәбардар булырга бурычлы. Бүгенге тынгысыз заманда әти-әниләрнең дә мәшәкате күп, вакыт та җитеп бетмидер. Элек тә вакыт җитмәгән инде ул, әмма әти-әниләребез безнең ничек укуыбызны да, кайда һәм нәрсә эшләп йөрүебезне дә белеп тордылар. Ул чорда телефон да, чыбыксыз элемтәләр дә юк иде. Шулай да алар баланың һәр адымын күз алдында тоттылар, ялгыш юлга аяк басудан бар авыл белән саклый, тәрбияли белделәр! Вакытны җиткерергә кирәк! Әгәр үз җаваплылыкларына калдырабыз икән, балаларыбыз төзәтә алмаслык хаталар ясарга мөмкин. Бала-чагага һәрвакытта да ышанырга ярамый. Бала вакытта аларны аңлап бетереп булмый, – ди Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дә: “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия,” – дигән. Әти һәм әни вазыйфалары төрлечә бүленгән гаиләләр бар. Кайбер гаиләләрдә бар тәрбия эше я әти, я әни кулында гына. Әти – үз юлында, әни үзенчә яшәүче гаиләләр дә бар.
– Тәрбия эше, гомумән, икегә бүленергә тиеш түгел. Әти белән әни икесе дә бер сүздә, бер фикердә булып, дөрес тәрбия алымнарын кулланып, гаилә касәсен үз уңышлары, тәмле җимешләре белән тутырырга бурычлы. Әлбәттә, гаиләнең тоткасы – әти. Бәлки, бик юаштыр, бәлки, бик бәләкәй вазыйфа башкарадыр, бәлки, ул бөтенләй хезмәт куймыйдыр, әмма хатын-кыз, әни аны балалар алдында әти – гаиләнең тоткасы, балаларның терәге, ышанычы, яклаучысы дип куярга бурычлы. Балалар шуны тоеп үсәргә тиеш, – ди Гөлфия апа.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның бала тәрбияләү мәсьәләсендәге фикере кызыклы:
– Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алыштырып булмаган кебек, баланың да гаиләдә салынган холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.
Киләчәгебез – ышанычлы, картлыгыбыз бәхетле булсын өчен, тәрбияле, әхлаклы балалар тәрбияләү мөһим.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев