Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Әхлак

Җәннәт ишекләрен япмаска иде

Җәннәт – аналарның аяк астында, диләр. Әниләргә күбрәк кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга ашыгыйк!

Җәннәт – аналарның аяк астында, диләр. Әниләргә күбрәк кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга ашыгыйк!

Пәйгамбәребез әти-әниләр хакында бик гыйбрәтле сүзләр әйткән. “Әти-әни ризалыгы ул – Аллаһның ризалыгы. Әти-әниеңнең нинди милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим түгел. Әти-әнигә син иң хәерле мөгамәләдә булырга тиеш. Аларның ризалыгын алсаң, сиңа җәннәт ишекләре ачылыр”, – дигән. Әмма, ни кызганыч, әти-әни хакын онытучы, аларның ризалыгын алу түгел, ә затлы йортына кертеп, бер чынаяк чәй эчертергә дә иренүче балалар арта кебек.

Улы яисә кызы кеше булсын, бәхетле, җитеш тормышта яшәсен өчен сәламәтлеген дә, көчен дә жәлләмәгән әти-әниләрен картлар йортына илтеп куючы, елга бер тапкыр булса да аларның хәлен белешмәүче балалар хакында ишетеп, күреп торабыз. Күрше йортта яшәүче ялгыз әнисенә яки әтисенә бер чиләк су кертергә, ризыгын пешергәч, бер чынаяк чәй эчәргә чакырмаучы балаларны күреп йөрәк сыкрый.

Танышымның әтисе ялгыз яши. Балалары да шушы авылда гомер итә. Өлкән кешегә мунча ягу да, ашарга пешерү дә кыенрактыр. Әлеге танышымның әтисе хакында әйткән сүзләреннән телсез калдым.

– Уф, туйдым инде шул әтидән! Әле “ипи китер”, әле “моны алып кил”, дип җаныма тия. Минем эшем беткәнмени?! Әле, җитмәсә, мунча керәсе килә, ди. Хәзер менә аны гына мунчага алып киләсем калды! – дип әтисеннән зарланды ул.

– Соң, машинагыз бар бит, урамның бер башыннан икенче башына әллә ни ерак ара түгел. Олы кеше, юынасы килгәндер, берүзенә мунча якканчы, – дип, үземчә тынычландырырга тырыштым.

– Мунчамны пычратып, шуны мунчага кертимме?! – диде ул.

– Ничек инде пычратып?! Ул бит – синең әтиең! Чит-ят кеше булса инде, бәлки, шикләнер дә идең. Үз әтиең бит! Ул кергәннән мунчаң нигә пычрансын?! – дим.

– Юк, алып килмим дә, кертмим дә. Мунчасы бар, яксын да керсен! Минем аны көйләп утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Әле социаль хезмәткәр билгеләүне сорап гариза язарга йөрим. Карасыннар, дәүләт аларга акча бирә бит, – дип тиз генә саубуллашып китеп барды танышым.

Ничек әтиеңә карата шулкадәр каты бәгырьле, миһербансыз булырга мөмкин?! Әтисе, кызы яхшы тормышта яшәсен дип, лаеклы ялга чыккач та икешәр урында эшләп йөрде бит. Кызына йорт салырга, машина алырга булышты. Оныклары укырга кергәч, һәрвакыт акчалата ярдәм итеп торды. Боларны очрашкан саен танышым үзе сөйләде. “Әти акча бирде әле, әти ярдәм итте, әтинең акчасына булдырдык әле”, – ди торган иде. Бүген дә, әтисенең пенсиясе килгән саен, аннан акча алып кайта. Әмма әтисенә ярдәм итү, аңа кадер-хөрмәт күрсәтү турында сүз чыккач, ата кирәксезгә әйләнә. 

Күңелгә тигән тагын бер мәсьәлә. Исән-сау була торып, бер авылда яшәп, ничек инде әтиеңә, әниеңә социаль хезмәткәр беркетүне сорарга мөмкин?! Башка сыймаслык хәл бит бу! Балалары янәшәсендә булган өлкәннәргә социаль хезмәткәр беркетеп булганын белми идем. Сорауларыма җавап табу максатыннан “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Роберт Исламовка мөрәҗәгать иттем.

– Бүгенге көндә безнең үзәк аша 255 ялгыз өлкән кешегә 50гә якын социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Әйе, ярдәм күрсәтелүче өлкәннәрнең күбесенең балалары үзләре белән бер авылда, хәтта күршесендә яшәгәннәре дә бар. Ялгыз яшәүче әтисенә яки әнисенә социаль хезмәткәр беркетүнең сәбәбен балалар көн дәвамында эштә булулары, вакыт җитмәве белән аңлаталар. Янәсе, эштә йөргәч, җитешә алмыйлар, – диде ул.

Әбиләр әйткәндәй, ахырзаман галәмәте түгелме бу? Ничек инде эштә йөрим, җитешә алмыйм дип, әтиеңә яки әниеңә булышырга вакыт тапмаска мөмкин?! Күрше апа түгел бит, урам аркылы яшәүче таныш яки кардәш тә түгел, ә әти, әни! Күңеле каткан, миһербанлылыгын югалтканмы бу кеше? Ә бит янәшәдә синең көзгең булып улың-кызың үсә! Син дә олыгаерсың, ялгыз калырга туры килер. Үзеңә дә балаларыңнан һәм оныкларыңнан шундый караш булса?.. Һәрнәрсә кабатлана, диләр. Үзеңә дә балаң: “Туйдым мин синнән! Минем вакытым юк. Әнә, социаль хезмәткәр карасын”, – дисә, нишләрсең?! Коръәндә: “Тәрбияле бала – иң элек Аллаһының һәм әти-әнисенең хакын белүче бала”, – диелгән. Без мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанабыз, догалар укыйбыз, ураза тотабыз. Аллаһы Раббыбыз әти-әни хакын зурлый. Аларның хакы Аллаһ хакыннан соң килә. Әмма күбебез ата-ана хакы турында онытып җибәрә. Әлбәттә, олы кешене каравы кыендыр. Көне буе эшләп кайткан кешегә авыр булуы да бар. Әмма, әти-әниебез дә безне үстерү, кеше итү өчен хезмәт куйган, арымаган бит. Без алар тырышып тапкан матур тормышта яшибез, берсеннән-берсе кыйммәтле машиналарда йөрибез, тәмле ризыклар ашыйбыз, яхшы йортларда яшибез. Нигә соң газиз әтие-әниебездән баш тартабыз? Аларны тәрбияләүдән туябыз, алҗыйбыз? Әлеге гамәлләребез белән үзебезгә җәннәт ишекләрен ябып, йозак эләбез түгелме? Аллаһ каршына баргач, кылган гамәлләребез өчен ни дип җавап бирербез?! 
Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев