Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Хат ташучы Алмаз

Иске Карамалы почта бүлегендә эшнең кызган чагына туры килдек. Хат ташучылар яңа килгән газета-журналларны, извещение-бандерольләрне барлый, аларны участокларга бүлү белән мәшгуль иде.

– Иске Карамалы почта бүлеге Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Күбәк, Түреш авылларына хезмәт күрсәтә. Хат ташучылар булмау сәбәпле, Әмәкәй, Әлмәт авылларында яшәүчеләр дә безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә, – ди Иске Карамалы почта бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәләхов.

– Дистәдән артык төрдә хезмәт күрсәтәбез: пенсияләр, газета-журналлар, төрле извещениеләр таратабыз, бандерольләр һәм посылкалар кабул итәбез һәм җибәрәбез, товарлар тәкъдим итәбез, ЮХИДИ штрафлары өчен һәм коммуналь түләүләр кабул итәбез, иминиятләштерү белән дә шөгыльләнәбез. 
Почтада эшләү төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Почтага эшкә вакытлыча гына дип килгән Алмаз Сәләхов биредә 20 елга якын хезмәт куя.

– Кыскартылуга эләгеп эшсез калдым. Почта бүлегендә эш тәкъдим иткәч, каршы килмәдем: “Вакытлыча эшләп торырга ярар”, – дип уйладым. Почтада эшли башлавыма 17 ел булды. Эшли башлаганда авыррак тоелса да, һөнәремне бик яратам. Төгәл булырга кирәк, таләпләр дә елдан-ел арта. Шулай да почта хезмәте кызыклы һәм күпкырлы, – ди Алмаз абый.

Алмаз абыйның әтисе дә почтада эшләгән. Бәлки, шуңа да әлеге хезмәтне үз иткәндер А.Сәләхов. Аны Иске Карамалыда гына түгел, җирлекнең башка авылларында да, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә хөрмәт итеп “безнең Алмаз” дип йөртәләр.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев