Ут егет
Илмаз Авзалов тормыш тәмен, яшәү ямен туган авылында тапкан.
Егет булса – мут булсын, ике күзе ут булсын, ди халкыбыз. Күзе генә түгел, үзе дә ут егетләр яши Мөслимебездә. Бүгенге язмабыз “Авзалов” хуҗалыгында идарәче вазифасында гына түгел, склад-техника саклыгы, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, урып-җыю чорында ашлыкны үлчәү, кабул итү, озату, складларга урнаштыру кебек җаваплы эшләрне зур төгәллек һәм күз иярмәс җитезлек белән башкаручы Илмаз Авзалов турында.
Илмаз “Авзалов” хуҗалыгында бишенче ел эшли. Казан дәүләт аграр университетына караган Агробиотехнологияләр институтында 6 ел җир төзелеше һәм кадастр белгечлеген алганнан соң, ике уйлап тормый егет: әтисе Нияз Авзалов кул астында эшләргә Мөслимгә кайта.
– Казанда ике атнага көчкә түзеп, “очып” кайтып җитә, нык сагына идем, – ди укыган еллары турында Илмаз. – Мөслимдә яшәве рәхәт! Барасы җиреңә вакытында барып җитәсең, мондагы тынычлык, табигать һәм сулар һаваны бернәрсәгә алыштырып булмый!
“Туган як”, “туган нигез” төшенчәләренең асылын, гаиләдә төпчек малай булуның җаваплылыгын аңлаган, әби-бабай тәрбиясен күреп үскән үзе шаян, үзе җитди чын авыл егете булып чыкты Илмаз. Зөфәр бабасы белән печән алып кайтканнарын, аның бензовоз машинасында утырып йөргәннәрен, склад мөдире дә, шул ук вакытта весовщик та булып эшләгән Рәйханә әбисе янында ничек рәхәт һәм кызык булуын сагынып сөйләде ул.
– Фәүзия әбием дә эшкә өйрәтеп үстерде. Ишегалдындагы, бакчадагы физик эш һәрвакыт без малайлар өстендә булды, – ди Илмаз. Әнисе Зилә дә эшне абыйсы белән икесенә тигез итеп бүлеп биргән. Хәзер дә шулай икән.
– Бәләкәйдән тиктормас, үтә дә шаян булып үсте Илмаз. Абыйсы бик сабыр булды, энесенең шуклыкларына түзде, – ди әнисе.
Аңлы яшеннән башлап, агроном булырга хыялланып үсә кызыксынучан, күзәтүчән Илмаз. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел кебек. Кечкенә чагыннан ук әтисе “арбасы”ннан төшми, Нияз Гаязовичның җирне чын күңелдән яратуын, икмәк язмышы өчен ничек борчылуын күреп, йөрәге белән тоеп, басу-кырлар тузанын иснәп, 14 яшеннән ындыр табагында эшләп, хезмәт тәмен аңлап үсә егет. Әтисе белән басу-кырларны әйләнеп кайту бер бәйрәм булган аның өчен. Җирне ярату хисе балачакта салына, күрәсең. “Остазың, укытучың дип кемне саныйсың?” – дип соравыма да: “Әтием – минем өчен үрнәк!”, – дип, зур горурлык белән җавап бирде Илмаз. Агрономия буенча сораулар туганда, “Авзалов” хуҗалыгы агрономы Рәшит Нигъмәтуллин киңәшләренә таяна икән. Механизаторлар, хуҗалыктагы башка белгечләр белән уртак тел табып эшли язмабыз герое. Шулай булмыйча! Кечкенәдән кул арасында вак-төяк эшләрдә булышып, бертуктаусыз сораулар биреп йөдәткән Илмаз күбесе өчен үз уллары кебек. Үз итеп, яратып, исеме белән эндәшәләр аңа.
– “Авзалов” хуҗалыгында эшләүче һәркемнең техникасында йөреп чыкканмындыр мин, – ди Илмаз. Һәрберсен хөрмәт итүе йөзендә чагыла.
– Син бит инде күбрәк эш кушучы, бу абзыйлар сине тыңлыймы? – дим, ярымшаяртып.
– Тыңлый, мин – аларны, алар мине тыңлыйлар да бергәләп эшлибез, – дип җавап бирде Илмаз, елмаеп.
Иртә яздан кара көзгә кадәр эштә Илмаз. Эш – эш белән, шулай да яшьлек үзенекен итә. Кичке ялларын ничек үткәрә икән авыл егете?
Хоккей, футбол – менә аның ут йөрәгенә дәва! Тиктормас егет тизлек, түземлек, төгәллек сорый торган спорт төрләрен үз итә. Беркем мәҗбүр итми, кич эштән кайткач, авыл яшьләре тренировкаларга йөри. Хәзердән үк алкалы хоккей буенча ярышларга әзерләнәләр. Мөслимдә боз сарае юк дип тормаганнар, бозда шуарга шәхси машиналарында Әлмәткә йөри башлаганнар. Кышын 2-3 ай дәвамында эшләүче яшьләр арасында үтүче “Авыл уеннары”нда катнашалар. Үзара да ярышалар, күнекмә-көчләрен арттыралар. Быел да шундый өч зур ярыш оештырганнар. Хоккей мәйданчыгын да үзләре карап-чистартып торалар. Алкалы хоккей белән Илмаз 4 сыйныфтан ук шөгыльләнә. Дан-шөһрәт өчен түгел, күңел өчен уйный. Быелгы уеннарда “Иң яхшы сакчы” исемен алган. Кышын сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – спорт залында, җәен “Яшьлек” стадионының ясалма футбол кырында уйныйлар.
– Тәнгә көч-куәт, адреналин бирә. Үзе спорт, үзе уен! – ди Илмаз бу шөгыле турында. Күңел ачу өчен дуслары белән кышын атна ахырында шәһәргә барып кайталар, кинотеатрларга йөриләр. Җәй көне иң яхшы ял урыны – табигать дип саный Илмаз. Әллә нигә бер балык тоту эләгергә мөмкин.
Яшьләрнең авылга кайтмавының сәбәпләрен дә ачыкларга тырыштык Илмаз белән.
– Эшләргә иренмәгән кеше авылда да акча таба. Җиңел акча беркайда да юк. Авылда эш юк, дию дә – ялкаулыкка бер сылтау гына ул, – ди Илмаз, эшләп тә карамаган кешеләрнең булмый дип кул селтәүләренә, шунда ук зур акча өмет итүләренә гаҗәпләнеп. Туган авылында тормыш тәмен, яшәү ямен тапкан Илмазга “Афәрин, егет икәнсең!” диясе килә. Кайнар йөрәкле ут-егеткә хыялларын тормышка ашырып, Мөслимебезне данлап яшәргә һәм хезмәт итәргә язсын!
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев