Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Туган якның тарту көче зур

Туган җиргә мәхәббәт Раеф Мортазинга, Мөслимдә калып, үз эшен булдырырга мөмкинлек бирә.

Раеф Мортазин Баек авылында яшәүче Гөлдәмия һәм Тимерҗан Мортазиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, үзеннән соң туган балаларга абый булып, аларны карарга булышып үсә ул. Баекта 8 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. 

Агроном белгечлеген алган егет укуын тәмамлау белән армия сафларына алына, ике ел Кытай белән Россия чигендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Хезмәт юлын Бакалы дәүләт сорт участогында агроном булып башлый.

– Үзең чәчеп, үзең урып, җирдә эшләү теләге җиңеп чыкты. Азнакай районының Мәндәй авылына – “Ялантау” колхозына баш агроном булып эшкә киттем. Шунда булачак тормыш иптәшем Рәүнәз белән таныштым. Гаилә кордык, беренче балабыз туды. Тик туган як барыбер үзенә тарта икән, 1994 елда Мөслим районының “Кызыл Октябрь” колхозына баш агроном булып кайттым. Колхозлар таркала башлагач, авыл хуҗалыгы буенча эшемне дәвам итәргә теләп, дустым һәм сыйныфташым Ирек Хәмәдишин белән, Метрәй авылындагы фермаларны сатып алып, ремонтладык һәм тавыклар үстерә башладык, – дип искә ала Раеф Мортазин. 

Бу аларның күпьеллык уртак эшләренең башы була. Егетләр 17 ел дәвамында бергә эшли! Узган ел тавыклар саны 110 меңгә җиткән. 2021 ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 22 процентка арткан.

2009 елда Раеф Тимерҗан улы үз крестьян-фермер хуҗалыгын ача. Ел саен торакларны ремонтлап, эшләтеп җибәрү генә түгел бит әле. 2012 елда Ташъелга фермасында капиталь ремонттан соң яңа җиһазлар урнаштыралар, 2013 елда Метрәйдәге инкубатор бинасына реконструкция ясап, яңа инкубаторлар кайтаралар.

2013 елда Раеф Мортазин белән Ирек Хәмәдишин “АгроЛидер” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына нигез сала. Нәтиҗәдә заманча сугым цехы төзелә. 

– Инкубатор төзү казларның санын һәм халыкны каз бәбкәләре белән тәэмин итү мөмкинлеген арттырды. Елына 150 мең бәбкә сатыла башлады. Үскән казларны урнаштыру мәсьәләсе тугач, сугым цехы төзелде, олы суыткычлар кайтардык, – дип сөйли райондашыбыз.

– Раеф белән 31 ел кулга-кул тотынып тормыш юлыннан атлыйбыз. Ул һәм кыз үстердек, оныклар сөю бәхетенә ирештек. Тормыш иптәшемнең хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкарып өлгерүенә сокланам. Агроном һөнәрен сайлавы да ярдәм итте Раефка. Казларны ашату өчен печән әзерләү, Ташъелга һәм элеккеге “Нектар” совхозы басуларында бөртекле культуралар үстереп, еллык ашлык запасы булдыру – барысы да Раеф кул астында эшләнә. Тынгысыз хезмәте бәрабәренә хөкүмәт ярдәмен дә алды. Былтыр Яңа Карамалы авылындагы фермага ремонт ясарга “Кошчылык фермасын реконструкцияләү өчен” грантын отты. 50 мең тавык-несушка үстерүгә бирелгән 9 млн сумга фермага ремонт ясалды һәм яңа җиһазлар урнаштырылды. Бу эшләр барысы да хуҗалыкны үстерү, халыкны каз, бәбкә, тавык белән тәэмин итү өчен эшләнә, – ди Раеф абыйның тормыш иптәше Рәүнәз апа.

Озак еллар намуслы хезмәте, югары күрсәткечләргә ирешүе һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Раеф Мортазин район башлыгының һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

– Раеф Мортазин кошчылык өлкәсендә мактаулы хезмәт юлы узды, 23 кешене эш белән тәэмин итте. Кош ите җитештерү буенча фермер хуҗалыгы алдынгы урыннарны били. Хәзерге вакытта ата-аналар көтүендәге казлар саны 5 меңгә җитте. Яшь казлар саны – елына 150 меңнән дә ким түгел, үсеш темпы – 36 процент. Фермер хуҗалыгында инкубатор бар, йомыркадан бәбкә чыгару елдан-ел арта. Хуҗалык терлек азыгы әзерләү, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча эшчәнлек алып бара, югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. Продукция республика, Россиякүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә тәкъдим ителә, район халкы, күрше районнарда, Башкортостан Республикасы, Чувашия, Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә әлеге продукциягә өстенлек бирә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Лилия Шәймиева

Фото - Р.Мортазинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев