Тегә дә, чигә дә, чәкчәк остасы да
Баланлы авылында гомер итүче Гөлүзә Кашапованы авылдашлары оста куллы тегүче, чигүче һәм чәкчәк остасы буларак белә
Баланлы авылында гомер итүче Гөлүзә Кашапованы авылдашлары оста куллы тегүче, чигүче һәм чәкчәк остасы буларак белә. Махсус хәрби операция башлангач, Гөлүзә апа беркемнән ярдәм сорамыйча, беркемне дә бу эшкә җәлеп итмичә “леший” костюмнары тегә башлый. Ул шундый биш костюм тегеп, МХОгә җибәргән. Хәзер алтынчысын тегү белән мәшгуль.
– Яшьтән теккән кеше түгел мин. Турыга гына мендәр тышлары, юрган тышлары тегә идем инде анысы. Тик үземне осталар рәтенә кертә алмыйм. Махсус хәрби операция башлангач, тегүгә хирыслык барлыкка килде. Куллар үзләре тегә, йөрәккә дәрт керде, туктый алмый тегәм, – ди, елмаеп, Гөлүзә апа.
Райондашыбыз дүрт костюмны 20 көн эчендә теккән.
Гөлүзә апа мендәр тышларын чигәргә ярата. Нәфис бизәкле татар орнаментлары кычкырып тормый торган төсләрдә, аерым бер зәвык белән чигелгән.
– Нинди генә эшкә тотынсаң да, күңел җылысын биреп башкару кирәк. Йөрәктә ярату яшәгәндә, эш җайлы һәм матур килеп чыга. Аллаһ насыйп итеп, еллар узгач, беренче мәхәббәтем белән кавышырга насыйп булды. Хәләлем Газинур – миңа һәр эштә терәк, ярдәмче. Газинурымның улы 2002 елда Чечняда хәрби хезмәт вакытында батырларча һәлак булды. Улын вертолетта шартлатуларын белгәч, әтисенең шул мизгелдә чәчләре агара. Бүгенге вәзгыятьтән беребез дә читтә кала алмыйбыз. Улы истәлегенә Газинурым да солдатларга ярдәм итүне тормыш девизы итеп алды. Костюмнар теккәндә, ул да кулыннан килгәнчә ярдәм итә, – ди Гөлүзә апа.
Гөлүзә Кашапованың һөнәрләрен санап бетерерлек түгел. Ул пешергән ризыкларның тәмлелеген, чәкчәкләренең авызда эреп торуын да әйтергә кирәк.
– Әбием дә, әнием дә үзләрен белә-белгәннән бирле чәкчәк пешерде. Әтием яклап әбекәй чәкчәк остасы булган. Мин дә яратып әзерлим милли ризыгыбызны. Хәтерлим: әниләр күрше апа белән туйларга йөриләр иде. Элек бит чәкчәк осталары авылга бер була иде. Хәзер яшьләр интернет аша өйрәнеп тә чәкчәк әзерли. Тик чәкчәк пешерүче беркайчан да аны пешерү серен башкаларга чишми. Беренче мәртәбә чәкчәкне 3 сыйныфта укыганда пешереп карадым. Кечкенәдән үк әнинең кул арасына кереп, төшләрне кисеп тора идем. Әни мактый: “Оста чәкчәкче булырсың әле, кызым!” – дип, чәчемнән сыйпый. И, үсенеп киткәндәй буласың инде шулчак. Кузбасска, Кореяга кадәр китте минем чәкчәкләр. Йөрәк җылысын кушып пешерелгән әйбер һәрвакыт тәмле була, – ди Гөлүзә апа.
Җирлек халкы Гөлүзә апаны авылның активисты, ярдәмчел кеше буларак белә. Кемгә нинди ярдәм кирәк булса, беренче булып Гөлүзә апа йөгерә.
– Гөлүзә апа миңа кадәр авыл мәдәният йортын җитәкләде. Җыр-моңга осталыгы өстенә биюче дә, спектакльләрдә катнашучы оста артист та ул. Тынгысыз кеше Гөлүзә апа. Бер минут тик тормый! Аның йортыннан бервакытта да кеше өзелми. Туган җанлыклы, кунакчыл авылдашыбыз тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә, иртә яздан караңгы көзгә кадәр ишегалды чәчкәләргә күмелә. Тормыш иптәше белән бергәләп җиләккә, гөмбәгә йөриләр, базы тулы банка-банка кайнатма аның. Чисталыкта, пөхтәлектә аңа тиңнәр юк, – ди Фәния Хафизова.
Фото – Г. Кашапованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев