Таулар күчерә ала
Ир-ат кулы тигән һәр нәрсәгә фәрештә үз канатын тыга, диләр. Хактыр, күрәсең. Мөслимдә гомер итүче Җәмил Вилданов ясаган әйберләр, чыннан да, сокланырлык!
Озак еллар район газ-эксплуатация хезмәтендә эшләүче Җәмил абыйның куллары алтын! Пөхтәлек бөркелгән ишегалдында һәрнәрсәнең үз урыны бар.
Менә әкрен искән җилдә тибрәнеп утыручы таганнар. Корычтан коеп эшләнгән ул таганнарга утырсаң, алсу шәфәкъкә кереп югалган балачак, кулларын изәп, каршыңа чыгар төсле... Ә менә бу беседкада җәйләрен хуш исле карлыган яфраклары, бөтнек салынган тәмле чәй эчә Вилдановлар. Җәй көне могҗизага тиң була аларның ишегалды. Уңган хуҗабикә үстергән чәчәкләр, җиләк-җимеш куаклары, мулдан үскән яшелчә бу йортта уңган, булган кешеләр яшәвен күрсәтә.
– Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, юкка гына әйтмиләр. Гаиләсе бөтен тормышта, матур һәм иркен итеп яшәсен өчен ир-ат бөтен көчен куярга тиеш. Тимердән әйберләр ясавым кечкенәдән килгән, күңелгә ятышлы яраткан шөгылем. Әтием озак еллар “Авангард” колхозында – тракторчы, аннары бригадир-механик булып эшләде. Мәктәптә укыган чорда ук мин дә, әтигә ияреп, иксез-чиксез кырларга чыгып китә идем. Әти оста куллы кеше иде. Безне дә хезмәт сөяргә өйрәтте, – ди Җәмил абый.
Җәмил Вилданов – Каенсаз авылы егете. 10 класста укыганда ук егетнең тракторчы “права”сы була! Яхшы укыганнарга ул чорларда транспорт йөртү таныклыгын мәктәптә үк биреп чыгарганнар. Мәктәпне тәмамлагач, Җәмил колхозга тракторчы булып урнаша. Мактаулы да, җаваплы да хезмәттә җиде ел эшли ул. Хыялында йөргән шофер булу теләге егетне Мөслимдәге һөнәри техник училищега алып килә.
– Шофер таныклыгы алгач, өч ел авылда эшләдем дә, башка бик күп яшьләр кебек, район үзәгенә киттем. Коры сөт заводына шофер булып урнашмакчы идем, җитәкчесе: “Ашыкма әле, башта вакуумда эшләп кара”, – дип, мине кул сузымында булган хыялымнан ерагайтты. Вакуумда сөт куерта торгач, өч ел вакыт үтте дә китте. “Болай булмый, гомер үтә, шофер булып эшләргә дә өлгерми калам” дип, Азнакай якларына чыгып киттем. Яшәү урыны проблемалы булгач, кире әйләнеп кайтырга туры килде. Бәхет эшедер инде, район газ участогына шофер кирәк чак иде, шушы оешмага эшкә урнаштым, – дип искә ала ул. Җәмил абый башта ВАЗ машинасында газчыларны йөртә, бүген авария хезмәте машинасында эшли.
Героемның оста куллы булу турында иде бит сүз башым. Соңгы елларда Җәмил абый шәхси хуҗалыкта кулланылучы техника ясауга өстенлек бирә башлаган. Узган ел җир сөрү һәм җир тырмалау агрегатлары, мототехника, мини-трактор ясаган. Чыгымлы булмасын, тавышы артык нык чыкмасын дип һәм башка шундый вак-төяк мәсьәләләрне энә күзеннән үткәреп тотына ул эш башлаганда.
– Минем өчен җирдә эшләү агрегаты уңайлы булырга тиеш. Мотоблоклар белән эшләү билгә төшә, бу инде беркемгә дә сер түгел. Тормыш иптәшем Рүзиләгә дә, улларыбызга да бу техника белән эшләү, руслар әйтмешли, “в радость” булырга тиеш, – ди Җәмил абый.
Оешмада да үз кеше ул. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә кемнәр генә аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәндер?!
– Шундый кешеләр була: алар, үз мәшәкатен читкә куеп, синең гозереңне тыңлыйлар, беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар. Җәмил дә шундый. Булдыра алмастай эшне дә башкарып чыгарга сәләтле ул. Шофер булудан тыш, слесарь ярдәмчесе дә Җәмил Вилданов. Үзенә билгеләнгән урамнарда абонентларның газ өчен вакытында түләүләрен, газ счетчикларының төзеклеген даими контрольдә тоту булсынмы, халык белән элемтәдә торып, кирәк чакта счетчикларны алыштыру, килешүләрне яңарту буенча мәгълүмат җиткерү булсынмы – оператив эшли. Шуның өстенә оста җырчы һәм гармунчы да әле. Тиздән 57 тула дип берәү дә әйтмәс үзенә! Хәрәкәттә булган, бер генә минутын да бушка уздырмаган кешеләр шулай яшь каладыр, – ди район газ хезмәтенең ЭВМ операторы Гөлнара Кадыйрова.
Җәмил абый җәйгә яңа төр техника ясарга планлаштыра. Кирәкле деталь һәм запас частьләрне ул кибетләрдән сатып ала, заказ белән дә кайтарта. Шулай инде – кулы эш белгәннәр таулар күчерә ала!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев