Мулла коесы яңарды
Тойгелде авылында элек-электән дистәдән артык сиртмәле кое булган. Шулар арасында Мулла коесы аерым урын алып торган. Уңайлы урында урнашкан мул сулы бу кое ким дигәндә ярты авылны тәмле су белән тәэмин иткән. “Тойгелде: җуелмас тарих” китабыннан алынган мәгълүматтан күренгәнчә, коены XX гасыр башында Гыйләҗетдин бине Низаметдин мулла казыткан. “Мулла коесы” исеме шуннан калган
Мәктәп музеннан алынган мәгълүматка караганда, Гыйләҗетдин мулла 1874 елда Азнакай районының Чуар Абдул авылында туган. Хәрби хезмәтне 5-6 ел Варшавада үткән. 1906 елда, Тойгелде авылына килеп, үз акчасына мәчет салдырган. Бу вакытка ул авылда икенче мәчет булып сафка баскан. Гыйләҗетдин хәзрәт урта хәлле кеше исәпләнгән. Үз йорты, каралтылары, маллары, бишәр чиләк сыйдырышлы сепараторы булган. Гыйләҗетдин хәзрәт 1958 елда вафат була.
1985 елда авыл урамы буйлап капрон торба сузып су уздыргач, авыл халкы кое суыннан файдаланмый башлады. Әмма су линиясендә ремонт барган вакытта эчә торган су чыганагы буларак кулланылды әле ул. Көянтә-чиләк асып суга төшәргә туры килгәнен әле мин дә хәтерлим. Көчсез кулларга сиртмәсен тартып төшерергә авыррак булса да, кое төбенә озак итеп карап торулар, тулы чиләктән су агызулар бик матур хатирә булып истә калган.
Озак вакыт кулланылмый торса да, авыл халкы аны хәтер урыны буларак саклый. Соңрак сиртмә чыгырга алыштырыла. Быел исә Радик Габделхаков тырышлыгы белән коега кабат “җан керде”: халыкка мөрәҗәгать иткәннән соң, ай ярым эчендә Мулла коесының тирә-ягы ныгытылып, аның янына яссы тимердән эшләнгән чәйнекле самавыр куелды. Хәзер кое суын электр моторы ярдәмендә җайлы гына агызып алырга була.
40 ел узса да, кое казаны күмелмәгән, суы югалмаган. Төп эшләрне Радик Габделхаков, Рәис Миңнеханов, Инсаф Биктаһиров башкарды.
– Авыл яшьләренең дә күп хезмәте керде. Мондый эшне финанс чыгымнарсыз гына башкарып булмый. Авыл халкы бердәм булып ярдәм кулы сузды. Социаль челтәрдәге “Тойгелде-Игенче” төркеменә дә бик рәхмәтлебез. Аның аша яңалыклардан хәбәрдар булып торган читтә яшәүче якташларыбызның да ярдәме зур булды. Самавырны Айнур Хәйретдинов бирде, – ди Радик Габделхаков.
Җиз самавыр – эшнең күренеп торган өлеше генә. Язын көчле ташкын сулары тулып ага торган Күчтәнкә чокыры янына урнашкан бу кое. Чокыр тирәсен ныгытмыйча мөмкин түгел. Шуңа күрә ярны ташлар белән түшәп, аны тимер челтәр, цемент белән ныгытырга, кое тирәсен вакташ белән күтәртеп тигезләргә туры килә. Бу материалларны алырга Фаит Шәймурзин ярдәм итә.
Рәхмәт тә көтмичә, үз вакытларын уртак эшкә сарыф иткән авылдашларның күп булуы сөендерә. Илфак Миннеханов, Мәгъсүм Идиятуллин, Тәлгать Кәримов электр кабеле өчен 25 метрлы торба сузганнар. Кое буенда төнлә дә утлар балкый. Бирегә Илгиз Нуриев электр чыбыклары көйләгән. Марс Ягъфәров трактор белән вакташ таратырга булышкан. Бу көннәрдә мәчет яклап калайдан койма тотканнар. Бик калдырасылары килсә дә, иминлек максатыннан кое янындагы бер гасырлык тополь агачын кисәргә туры килгән. Аның үзәге череп, кабыгы гына калган булган.
Киләчәктә монда матур ял урыны ясарга планлаштыралар. Коены калай белән тышлап, эскәмияләр урнаштырырга исәпләре.
Күмәк көч тау күчерер, ди бит халык. Мондый зур эшләрне бергәләп тотынганда гына башкарып чыгып була. Булсынга дип, кулына тотып эш эшләрдәй егетләре булганда, авыл яши әле.
Р. Габделхаков фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев