Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Мөнәвир – җир улы

Иң авыр һәм мактаулы һөнәрләрнең берсенә ия булган Мөнәвир Кәримов “Намус” агрофирмасында 2016 елдан бирле хезмәт куя.

Мөнәвир – Баланлы егете. Язын – чәчүдә, көзен урып-җыюда эшли, җир эшкәртә. Кышын да тик ятмый, техникаларны ремонтлый.

– Авылның бүгенге яшәеше дә, киләчәге дә уңган кешеләр кулында. Авылның язмышы игенчелек белән бәйле дисәң дә, хата булмас. Мөнәвир абый агрофирмага нигез салынган көннән алып намуслы хезмәт куя. “Джондир-8” тракторына тагылган “Сетан” чәчкече белән ул язгы чәчү кампаниясендә 544 гектар мәйданда – арпа, 569 гектарда – борчак, 1090 гектарда – язгы бодай, 195 гектарда рапс культурасын чәчте. Нинди төр техникага утыртсаң, шунда эшли. Кулыннан килмәгән эше юк, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

Мөнәвир, мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга карар кыла. “Кала һавасын саланыкына капчык белән акча бирсәләр дә, алыштырмаган булыр идем”, – ди райондашыбыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 7 июнь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев