Күңелләре белән матур кешеләр
Фирая һәм Наил Дәминовлар уникенче ел инде күпфатирлы йорт ишегалдын тәрбияләп торалар
Мөслим авылында гомер итүче Фирая һәм Наил Дәминовлар уникенче ел инде Кооператив урамындагы күпфатирлы йорт ишегалдын күз карасыдай саклап, карап, тәрбияләп торалар.
Үзләре яшәгән тирәлекне чәчкә-гөлләргә күмеп, хәләл көчләрен түгеп, башкалар өчен матурлык тудырып гомер итүче райондашларыбыз алар!
Күршеләрнең фикере
– Ирле-хатынлы Дәминовлар миндә соклану тудыра, рәхмәт аларга! Болай итеп беркем дә бу кадәр территорияне карый да, бу кадәр чәчкә-гөлләрне үстереп, шушы кадәр хезмәтне башкара да алмый. Инде үзләрен сәламәтлектән аермасын Аллаһым. Быел Фирая хастаханә юлында да йөрде. Наил боегып калса да, дистә еллар башкарган хезмәтен ташламады. Яңа фигуралар да барлыкка килде. Безнең ишегалдын килеп күрүчеләр шакката. Ике кеше генә шушы кадәр матурлыкны булдыра аламы дип тел шартлатучылар да бар. Бик булган пар алар, һәр эшне киңәшләшеп бергә башкаралар, яңа идеяләре туып кына тора, – ди Нурия Рәхимуллина.
Альпинарий – төп бизәк
Дәминовлар биредә иң элек Альп тауларына хас альпинарий ясап куялар. Тау пейзажын имитацияләүче ландшафт дизайны объекты ташлардан, чуерташтан һәм үсемлекләрдән торган композиция буларак ишегалдының нәкъ уртасына урнашкан.
– Матурлык күзләрне иркәли. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да чәчәкләр дөньясын ярата. Без үзебез яшәгән йорт территориясендә кыргый табигать почмагын булдырырга уйладык. Шул ук вакытта аны табигый һәм уңайлы да итәсе килде. Тик шунысы бар: һәр композиция кайгыртуны таләп итә. Даими утау, су сибү, шиңгән чәчәкләрне кисү – боларның бер өлеше генә. Вакыт узу белән без утырткан чәчәкләр шаулап үсеп киттеләр һәм тау тагы да купшыланып китте, – ди Наил Дәминов.
Яңа персонажлар
Быел мәйданчыкта яңа персонажлар барлыкка килүенә дә игътибар иттек. Балаларның яраткан мультфильм персонажлары – крокодил Гена белән Чебурашка янына Шапокляк өстәлгән. А.Пушкинның “Балыкчы һәм балык турындагы әкияте”ндәге балыкчы карт һәм аның акчага “туймас” хатыны да тишек тагараклары белән Дәминовлар ясаган мәйданчыкта урын алган.
Фирая апа һөнәре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Наил абый – эретеп ябыштыручы. Лаеклы ялга чыккач, алар икәүләп бакчачылык өлкәсенә кереп китәләр. Иртә яздан кечкенә чүлмәкләрдә төрле-төрле чәчәкләр үстерә башлыйлар. Яшелчә, җиләк-җимештән дә өзелмиләр.
– Шушы көннәрдә генә бер кыз килеп: “Апа, мине таныйсыңмы?” дип сорады. Йөзе таныш та кебек, ләкин һич искә төшереп булмый. Шушы Альп таучыгын ясаганда, “безнең дә булышасы килә” дип, бер өер бала-чага, үсмерләр кайсы кирпеч ташып, кайсысы тауны ясаганда кирәкле әйберләрне биреп торганнар иде. Шуларның берсе үсеп, үз хезмәте кергән мәйданчыкны күрергә дип килгән. Аделина исемле бу кыз хәзер икенче курста белем ала икән инде, балакай. Ярдәме өчен безнең туңдырма белән сыйлавыбызны да искә төшерде. Рәхмәтле, шәфкатьле балалар үсә дип сөенәбез. Төне буе ишегалдында яшьләр сөйләшеп утыралар, көн дәвамында бала-чага уйный, үзләре артыннан бер кәгазь кисәге дә төшереп калдырмыйлар, барлык чүпне махсус урналарга салалар. Территорияне чүпләмиләр, чәчәкләрне өзмиләр, җимермиләр, ватмыйлар. Булганны кадерләп саклый беләләр. Матурлык булган җирне саклыйсы килү теләге табигыйдыр. Моны балаларның да аңлавы аеруча сөендерә. Киләчәктә, исән-сау булсак, яңа фигуралар ясыйсыбыз, яңа элементлар кертәсебез килә. Хезмәтебез белән башкаларны сөендерә алуыбызга куанычыбыз зур. Матурлык дөньяны коткарыр дип белми әйтмиләр, – ди Фирая апа.
Ишегалдындагы мәйданчыкта гөмбәче бабай, пластиктан кисеп эшләнгән гашыйк егет һәм кыз сыннары әкият шәһәрчегенә бу җәйдә генә өстәлгән. Әкият геройлары сыннарының буяуларын Наил абый ел да яңартып тора. Быел чәчкәләрне дә шактый төрләндереп җибәргәннәр. Кашкарый, лилияләрнең берничә төре, канәфер, виола, вербена, африка ромашкасы, годецияләр уратып алган мәйданчыкта махсус килеп фотога төшүчеләр дә бихисап.
Шәһәрдән үк шушы матурлыкны күрергә дип кайтучылар бар. Өлкән яшьтәге ике кешенең үзләре яшәгән территорияләрен гөл чүлмәге кебек чисталыкта, тәртиптә һәм матур итеп тотуларына афәрин! Дәминовлар республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнаша, җиңүләр яулый. Актив, бер-берсен тулыландыручы бу гаилә янәшәдәге кешеләрнең дә бәхетле булуларын тели. Күңеле матур кешеләр генә башкалар белән йөрәк җылысын бүлешеп, матурлыкны таратып һәм тоеп яши белә.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев