Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Кул эше – җанга дәва

Михайловка авылында яшәүче Татьяна Хөсәенова юрганнар сыра, җәймәләр, мендәр тышлыклары тегә, пуловер-кофталар бәйли.

1988 елда Татьяна ханым тормыш иптәше һәм балалары белән Казахстаннан Мөслим районының Михайловка авылына күчеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчы Саклык банкының Михайловка бүлегендә хезмәт куя. 

– Беренче тапкыр кулыма энә алганда 6 сыйныфта укый идем. Курчакларыма кофта-күлмәкләр тектем. Төзүче һөнәрен үзләштергәч тә тегүне таштамадым. Өч баламны да үзем бәйләп, тегеп киендерергә ярата идем. Элек сайлап алырга киеме дә, акчасы да булмагандыр. Тик энә тота белгән хатын-кызлар тик ятмады, – ди райондашыбыз.

Ике кызы һәм улы да әнисе кебек кул эшләренә оста. Өчесе дә чигә һәм тегә белә.

– Кул эшләренә осталык буыннан буынга күчеп килә. Әбием дә чигәргә, тегәргә яраткан. Әниемнең бүген дә кулыннан энә төшми. 87 яшьтә булса да, яшьләрчә тиз бәйли, чигә. Кайвакыт бәйләгәндә ярышып та алабыз. Соңгы арада алмаз мозаикасы белән картиналар чигүгә хирысланып китте. Кул эше җанга шифа, күңелгә дәва бирә бит ул. Бер башлаган эштән төгәлләмичә аерыласы килми, – ди Татьяна Хөсәенова.

Татьяна апа кул эшләре өчен кирәкле чималны Иваново өлкәсеннән кайтара. Яңа әйберләр ясау өчен идеяләрне интернет челтәреннән ала, төрле осталык дәресләрендә катнашып, тегү, бәйләү күнекмәләрен камилләштерә.

– Йортыбыздагы һәр нәрсәнең үзгә булуы ошый. Үзең сырган юрганны ябынып йоклау, үзең бәйләгән яисә теккән киемнән йөрү яман күзләрдән саклап йөртә кебек. Һәр яңалык – күптән онытылган иске әйбер, диләр. Борынгы заманнарда крестьян хатын-кызлары юрганнар сырган. Уникаль яссы юрганнар тегү өчен кыйммәтле мамык та, “текә” тегү машиналары да кирәк түгел. Барысы да кулдан башкарылган. Мин әниемнең педальле аяклы тегү машинасында тегәм. Кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән утырырга аеруча рәхәт! Җәй көне ихатада, бакчада эшләп, яраткан шөгылемә вакыт та калмый. Кышын аркага йомшак шәл ябынып бәйлим. Заказ биргән тукымаларым кайтып җитсә, ике яклы яссы юрган тегәргә планлаштырам, – ди Татьяна ханым.

Юрган тегү өчен башта кирәкле бөтен әйберләрне барлый Татьяна ханым. “Кискәнче җиде тапкыр гына түгел, унҗиде тапкыр үлчәргә кирәк”, – дип шаярта. Татьяна Хөсәенова үзенчәлекле юл сумкалары да тегә. Кибетнекеннән һич аерылмый торган, ләкин бик күпкә сыйфатлы сумка-рюкзаклар тегүнең яңа ысулларын өйрәнә ул.

Фото –  Татьяна Хөсәенованың шәхси архивыннан.

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев