Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Кейтеринг остасы Диана

Тантаналы чаралар үткәрү мәшәкатьле. Һәркем дә аш-суга оста булмаска мөмкин. Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә табын әзерләү өчен күпләр Диана Нуруллинага мөрәҗәгать итә. Диана ун елдан ар- тык кейтеринг белән шөгыльләнә. Кейтеринг – урыннарга чыгып ризык әзерләү һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле җәмәгать туклануы тар- магы.

Диана Нуруллина – Зәй шәһәре кызы. Туган шәһәрендә күңеле яткан һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булмагач, кыз Мөслим һөнәр училищесына юл тота. Соңыннан укуын Казан кооператив техникумында дәвам итә. Һөнәри осталыгын районның җәмәгать туклануы предприятиесендә сыный. Биредә өлкән пешекче вазыйфаларын башкарган кыз бер елдан соң Әлмәт шәһәренә юл тота. Язмыш диген, Әлмәттә танышып, бер күрүдә гашыйк булган егет – булачак тормыш иптәше Илдар да Мөслимнән булып чыга!
– Бу эшкә тотынуым очраклы булды. Кафеда өлкән пешекче булып эшләгәндә бер танышым юбилеена табын әзерләргә чакырды. “Кеше өендә ничек хуҗа булып йөрисең инде?!” – дип, тәкъдимен кире кактым. Шулай да ул, минем ярдәмнән башка юбилей уздыра алмаячагына ышандырып, мине табын әзерләргә “мәҗбүр итте”. Бу хезмәтне беренче тапкыр башкарганда шундый нык кыенсынуым, оялуым хәтердә калган. Хезмәтем өчен акча сорарга да кыенсындым, – ди Диана.

2005 елда Мөслимгә килен булып төшкән кызның язмышы менә шундый борылыш ала. Диананы райондашларыбыз гына түгел, чит районнарда яшәүчеләр дә чакыра. Иң күп йөргән шәһәр-районнары – Ижевск, Казан, Зәй, Азнакай, Сарман, Актаныш.

– Хәтерлим, бер танышым, табын әзерләгәч: “Ничә сум түлим?” – дип сорады. Мин күпме сорарга да белмим.
Гадәттә, кафеда, туй үткәч, пешекчеләргә дип 500 сум акча бирәләр иде. Ә монда берүзем әзерлим. Шунда хуҗа өч мең сум акча бирде дә: “Алда синең заказларың күп булачак, шуннан да аз сорама! Эш рәтен беләсең, кулың тәмле”, – диде. Юраганы юш килде. Табын әзерләргә шалтыратучылар бик күп. Бер ел алдан язылып куючылар да бар. Башта үз хезмәтем өчен акча сорарга кыенсына идем, хәзер эшемне бәяли беләм, – ди Диана.

– Тормыш иптәшем аш-суга оста булгач, күпләрдән: “Өегездә көн саен тәм-том гына ашыйсыздыр инде!” – дигән фикерне ишетергә туры килә. Тормыш иптәшемнең өйгә кайтып кергәне дә юк, дисәм, дөрес булыр. Яңгыр явамы, буран котырамы – тормыш иптәшем юлда, чөнки табын әзерләр өчен төрле шәһәр-районнарга да йөри. “Өйдән кафе ясадың инде!” – дип, шаяртабыз инде. Ризыкны өйдә пешереп алып киткән чаклары да була Диананың. Табынга куясы ризыкны мәҗлес үтәсе кешенең өендә пешерсә, безгә кулайрак, – ди Диананың тормыш иптәше Илдар.

– Хәзер кайнар ризыкка караганда төрле кабымлыкларга өстенлек бирәләр. Үз савыт-сабам, үз ашъяулыгым белән йөрүне кулайрак күрәм. Ризык тәмле булу гына җитми, аның өстәлгә ничек бирелүе дә мөһим бит. Төрле кешедә – төрле савыт-саба, шуңа үземнекен йөртәм. Ризыкны да төрләндерергә тырышам, интернеттан яңа рецептлар өйрәнәм. Фантазиямне эшкә җигеп, яңа төр кабымлыклар уйлап табам, – ди Диана.
Диана Нуруллина табын әзерләргә барганда төрле холыклы кешеләр очравын да билгеләп үтте. “Өйрәним әле” дип, фотога төшерүчеләр дә бар. Комачаулап йөрүләре ошамаса да, Диана сабыр итә.

– Киләчәктә үзебезнең ишегалдында аерым кухня – барлык кирәкле җиһазлары булган аш-су бүлмәсе ясап, заказларны өйдән җибәрәсем килә. Гаиләмә мең рәхмәтлемен! Алар минем яраткан шөгылемә каршы булсалар, бу эш белән шөгыльләнә, чит район-шәһәрләргә чыгып йөри алмас идем. Хезмәтемнән тәм табып эшлим. Миллионер була калсам да, сәламәтлек булганда һөнәремне ташламыйм. Шушы юнәлештә озак еллар эшлисем килә, – ди Диана.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев