Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Казы барның кереме бар

Кошчылык – авыл хуҗалыгында иң отышлы бизнес төрләренең берсе. Бу юнәлештә яшьләрнең дә җир җимертеп эшләве сөендерә. Райондашыбыз Рафис Бәдертдинов та хөкүмәт ярдәмен алып, үз эшен башлаган.

– Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән үз эшемне ачарга дип килешү төзедем һәм 145 мең сум ярдәм алдым. Акчаны кире кайтарырга кирәкми, ул дәүләт ярдәме булып тора. Әлеге суммага Ирек Хәмәдишиннан 21 көнлек 1500 каз бәбкәсе сатып алдым, – ди Рафис Бәдретдинов.

– Кошчылык тармагы керемле, эштән курыкмаска гына кирәк. Казлар яңгырдан да, салкыннан да курыкмый. Ә азык үрдәкләргә, бройлерларга караганда азрак кирәк. Бер каз түшкәсе 1500-2500 сум тора. Казның бер җире дә әрәм булмый. Тәпиләрен, эчке әгъзаларын аш җыелмасы итеп сатабыз, мамыгын, канатларын да алып китәләр. Каз мамыгына да сорау зур.

Юрист белгечлеге алган райондашыбыз хезмәт чыныгуын “Агромастер” җитештерү компаниясендә ала. Аннан “Август-Агро” компаниясендә – региональ вәкил, “Намус” агрофирмасында баш инженер булып хезмәт куя.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев