Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Каз ите – деликатес ул!

“Эше барның ашы бар! Казлар үстереп, кош ите сатабыз”, – ди Хафизовлар

Көннәр суыту белән, җир өстен кар капларга өлгермәсә дә, кошчылар җәй буе тәрбияләп үстергән каз-үрдәкләрен тизрәк урнаштырырга ашыга. Тугаш авылында гомер итүче Айгөл һәм Рүзәл Хафизовларда да бу көннәрдә каз өмәләре гөрли.

– Хафизовлар – аякларында нык басып торучы кошчылар. Үз эшләрен алар 2015 елда 1 мең каз белән башлап җибәргәннәр иде. Бүген алар бу санны 3 меңгә җиткерде, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Каз өмәләре башлангач, вакытлыча эш урыннары да булдырыла. Авыл кешесенә дә уңай, кошчыларның да эшләре тукталмый. Кошчылык юнәлеше авыл кешесе өчен ят булмаса да, шәһәр кызы Айгөлнең, авылга кияүгә чыгып, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп башкаруы сокландыра. Бер эштән дә куркып тормыйча, ире белән бергәләп үз дөньяларын, мул тормышларын булдырган алар.

– Эштән куркып торсаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. “Алма, пеш, авызга төш!” – дип ята торган вакыт түгел. Бүген – тырышлар заманасы. Эштән курыкмаганнарның табыннары сыйлы, тормышлары көйле була. Ике балабыз үсеп килә. Алар да кул арасына кереп, ярдәм итә. Кеше хезмәт белән матур. Аллаһка шөкер, тормышыбыздан зарланмыйм, эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт табабыз, – ди Айгөл.

Яулыгын чөеп бәйләгән Айгөл Хафизованың маңгаена бөрчек-бөрчек тир кунган. Бер минут та тик тормас бу кызны авылда тумаган дип берәү дә әйтә алмый! Өйдә берсеннән-берсе тәмле әйберләр пешереп, камыр ризыклары белән якыннарын сөендерергә дә, каз йолкырга, фасовкларга, балаларны мәктәпкә, бакчага илтеп каршы алырга, спорткомплекска йөрергә дә җитешә Айгөл.

– Һәр эшкә җитешә, яшендәй тизлектә башлаган эшен ахырына җиткерә ул. Каз итен барыбыз да яратабыз! Ашка, бәлешкә, өчпочмакка бераз гына каз ите кушып җибәрсәң, телеңне йотарлык тәмле була! Хәләлемнән уңдым, ул чын мәгънәсендә минем терәгем булып яши. Тормыш иптәшем хуплап тормаса, һәр башлангычны күтәреп алмаса, бәлки, бу юнәлештә эшләмәгән дә булыр идек. Яшермим, эшне башлаган чорда авырлыклар да очрый, кытыршылыклар да була. Тик бергә һәм бердәм булганда, теләсә нинди киртәләрне дә җиңәргә була. Бу эшнең нечкәлекләренә төшендек, әйтерсең без гомер буе казлар тотканбыз, – ди Рүзәл Хафизов.

Гаилә фермасының киләчәге өметле күренә. Рүзәл алдагы елларда казларның санын тагын да арттыру, яңа тораклар торгызу нияте барлыгын әйтте.

– Каз мамыгыннан ясалган мендәрләргә сорау күп. Каз мамыгын да сатабыз. Казчылыкны “отход”сыз производство дип атарга була. Казны канатлы дип белми әйтмәгән борынгылар, күпчелек өлеше туган-тумачага, дусларга тарала, – дип елмая Айгөл.

Хафизовлар үз эшләрен хәләл көчләре белән, дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча башлап җибәргән. Бәбкәләрне иртә яздан – Ирек Хәмәдишиннан, азыкны җирлектәге башка фермерлардан сатып алалар. Пешкән бодай, бәрәңге, фураж ашап үскән казларга сорау зур. Аларны тазә (свежий) килеш тә, каклап, тозлап, ыслап та, маринадлап та саталар. Деликатес саналучы каз итенә бәйрәм алдыннан сорау аеруча зур була, ди Хафизовлар.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев