Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Капчык сугышы остасы

Тугаш авылында гомер итүче Зөлфәт Зөфәров Сабантуйны сагынып көтеп ала. “Йөрәк чабышкы атлардан кимен куймый. Бәйрәм көне якынлашкан саен күңел ниндидер могҗиза көтә”, – ди райондашыбыз.

Зөлфәт абый – һөнәре буенча шофер, озак еллар Яр Чаллының “Кориб” оешмасында хәрби техника җыюда катнаша. Тормыш иптәше Рәмзия белән өч балага гомер бүләк итәләр. Бүген дүрт оныкка кадерле әби-бабай булып, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтәләр.
– Зөлфәт белән танышканда, миңа – 14, аңа 20 яшь иде. Әнисенең апасы безнең авылда – Иркәнәштә гомер итә иде. Зөлфәт кунакка кайтып йөри. Мин белә-белгәннән бирле Сабантуй уеннарында катнаша, җитезлегенә сокланырлык! Олыгайгач, Сабантуйларга тамашачы буларак кына барыр, уеннарда катнашмас, дип уйлый идем. “Быел кермә әле!” – дип тә карыйм үзенә, тыңламый. Ярсып чапкан атны туктатып булмаган шикелле Зөлфәтне дә яраткан мавыгуларыннан аерып булмый. Ходай сәламәтлектән аермасын үзен! – ди хәләле Рәмзия апа.
– Сабантуйда һәркем катнаша һәм җитезлеген, көчен, чыдамлыгын күрсәтә ала. Яр Чаллыда узган бәйрәмдә, гадәттә, 30дан артык мәйданчык эшли. Капчык киеп йөгерү, армрестлинг, штанга күтәрү кебек бәйгеләрдә дә үземне сынап караганым булды. Шулай да иң ошаганы – капчык сугышы. Бу ярышта җиңелгәнем юк. Балачактан ук ат өстендә булдым, көтү көттем, шуңа күрә бүрәнәдә дә ныклап утырам, – ди Зөлфәт абый.
67 яшьне биреп булмый аңа. Лаеклы ялда булуына карамастан һаман актив тормыш позициясе алып бара. Спортны үз итүе өстенә һәвәскәр аучы һәм балыкчы да ул.
– Гиперактив кеше Зөлфәт абый! Гомер буе капчык сугышы батыры булды. Аны районда гына түгел, Татарстанда да беләләр! Аркан һәм таяк тарту осталыгы да бар. Спортчы ул, сыната торганнардан түгел. Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Лаеклы ялга чыккач, туган авылы Тугашка кайтып йорт җиткереп керде. Уңган кеше ул! – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Зөлфәт абыйның уллары да Сабантуй уеннарында бик теләп катнаша. Зәй һәм Сочи полиция бүлекләрендә эшләүче егетләр: “Күмәк уеннарда катнашу, җиңүгә омтылыш күңелгә сихәт бирә”, – диләр. Яшь чагында Рәмзия апа да моңлы җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәгән.
– Борынгы Грециядәге Олимпия уеннары кебек татарның да үз милли бәйрәме – Сабантуе бар. Бар халыкны берләштерүче бәйрәмнең һәр уены ниндидер мәгънәгә ия. Туры баганага менеп, әби-бабаларыбыз биектән дошман явы килмиме дип күзәткән, ә капчык сугышына элек-электән бала-чаганы тартканнар. Аның асылы – нәсел дәвамчыларын атта утырып калырга, егылмаска, оста җайдак булырга өйрәтүдән гыйбарәт, – ди Зөлфәт абый.

Фото Зөлфәт Зөфәровның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев