Җитмеш төрле һөнәр остасы
Ир-атлар арасында да ризык әзерләргә яратучылар бар. Түреш егете Наил Идиятуллин – шундыйларның берсе
Ир-атлар арасында да ризык әзерләргә яратучылар бар. Түреш егете Наил Идиятуллин – шундыйларның берсе. Озак еллар ул Түбән Кама химия заводында өлкән аппаратчы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Наил абый аш-су бүлмәсендә иркенләп кайнаша башлый.
– Без биш малай үстек. Әнкәй көнозын эштә була иде. Аш салып китә дә, кайнап торганын карап, күзәтеп торырга куша. Шулай әкренләп ашарга пешерергә өйрәндем. Әнинең ашарга пешергәнен карап торырга ярата идем. 5 сыйныфта укыганда ипи басканым хәтердә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл клубында “Ягез әле, егетләр!” исемле бик матур кичә оештырдылар. 7 сыйныфта укыган вакыт иде бугай. Шунда камыр басып, токмач кисеп беренче урынны алган идем, – дип үсмер елларын искә алды Наил абый.
Наил абыйның пешерә белмәгән ризыгы юк: өчпочмак, бәлеш, чәкчәк, тутырылган кабак, томалап пешерелгән икенче ашлар, тортлар... Саный китсәң, очына чыкмалы түгел. Мондый ир-ат – хәзинәдер ул.
– Тормыш иптәшем Наил ризык әзерләгәндә күңел җылысын да сала. Бик тәмле пешерә! Аш-су бүлмәсендә ул хуҗа. Кайчак: “Илһам качкан, бүген син пешер әле”, – дип әйтергә мөмкин. Ләкин андый вакытлар бик сирәк була. Табигатькә чыксак, бәйрәм-ялларда әниләрдә җыелышсак, пылау, ит кыздыру, башка төр ризыкларны әзерләүне Наилемә йөклиләр. Тәмле итеп ашарга пешерү өчен ашыкмаска кирәк. Наил берәр җирдә яңа төр ризык күреп ала да, шуны үзенчә үзгәртеп пешерә. Фантазиясе көчле, яңа ризык уйлап табып, гади генә ингредиентлардан да ханнар табыны әзерләргә сәләтле ул. Мин – укытучы, мәктәптән арып кайтам. Кайтуыма өйдә тәмле ризык исе чыккан була. Ашарга әзерлисе юк. Уңган-булган ирем камыр ризыкларын да әзерли, – ди хәләле белән горурланып Ләйсән апа.
Наил абый коймакны гына да 20 төрле рецепт буенча пешерә! 62 яшь димәссең, йөгереп кенә йөри, һәр нәрсәгә җитешә. Яшелчә-җимеш бакчасында йодрык кадәрле суган-сарымсакларны да Наил абый үстерә.
Райондашыбызның башка шөгыльләре дә бар. Бәйли, чигә белә. Яшь чакта мендәр тышлыкларына чәчәкләр чиккән, оекбаш-бияләйләр бәйләгән ул.
– Наилем гаиләдә өченче малай булып туды. Кечкенәдән тиктормас, тырыш булып үсте. Ашарга пешерергә бик ярата. Хатын-кызлар да аның кебек оста итеп камыр ризыклары пешерә белмидер. Кайберәүләр: “Бүген ни пешерергә инде? Тагын ни әзерләргә?” – дип аптырап йөргәндә, улым фантазиясен эшкә җигеп, берәр нәрсә пешерергә тотына. Иренми, арымый, шулкадәр ярата ул аш-су бүлмәсен! – ди Наил Идиятуллинның әнисе Факыя апа.
Наил абый бер эштән дә курыкмый. Якыннарын сөендерергә, һәр көннән ләззәт табып яшәргә тырыша.
– Тормышны шулкадәр яратам! Һәр таң кабатланмас! Табигатьнең һәр фасылына сокланып яшим. Тормышны ярату яңа идеяләр бирә. Алга таба да яңа төр ризыклар уйлап табып пешерергә язсын! Ир-ат пешергән ризык аеруча тәмле була, ди хатын-кызлар. Ә гүзәл затларны сөендерү рәхәтлек бирә, – ди Наил абый.
Фото – Н.Идиятуллинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев