Гүзәллек яшәгән җирдә
Мөслимдә яшәүче Гүзәлия һәм Сабирҗан Зариповларның өе – җирлектәге иң матур йортларның берседер. Бизәкле капканы ачып керү белән биредә уңган-булган кешеләр яшәве күзгә ташлана.
Бакчада нинди генә композицияләр юк ! Җил тегермәне, балалар мәйданчыгы, бизәкләп эшләнгән җәйге беседка, кое, төрле үзенчәлекле эшләнмәләр – барысы да үзенә тартып тора. Ишегаллары чип-чиста! Хуш исләрен таратып утыручы гөл чүлмәкләре хуҗа кулы белән ясалган подставкаларда урын алган. Үрмә розалар, 50дән артык яран гөл, петуния, лобелияләр үсә биредә.
– Тормыш иптәшем белән икебез дә – иҗат кешеләре. Сабирҗаным туктаусыз эзләнә. Яңа әйберләр ясау идеясе аңа яңа көн туган саен килә төсле. Мастерскоенда ул көннәр буе ятарга әзер. Балалар белән җыйнаулашып станок бүләк иткән идек. Агачтан, калайдан, тимердән кисеп-бөгеп төрле эшләр башкарырга мөмкинлек бирүче җайланма белән тудырылган матурлык болар, – ди Гүзәлия апа, ишегалдындагы кул эшләре белән хозурланып.
Сабирҗан абый – Әмәкәй егете, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйдулла Зариповның улы, Гүзәлия апа – Тегермәнлек авылы кызы. Яшьләр Әмәкәйдә яңа ел кичәсендә танышалар. Кар кызы булып киенгән чибәр кызга егет бер күрүдә гашыйк була. Яшь чакта Түбән Кама шәһәрендә яшәгән пар 2012 елда Мөслимгә кайта. Гаилә башлыгы озак еллар төзелештә эшли, тормыш иптәше 42 ел мәгариф системасында хезмәт куя. Эшләү дәверендә иҗади эш белән янып йөргән, студентлар белән төрле чаралар үткәргән Гүзәлия апаның күңеле бүген дә үнсигездә диярсең!
– Агач эше белән кызыксыну, әйберләр ясау сәләте миңа мәрхүм әтиемнән бирелгәндер. Ул яшь чагында оста итеп бура бураган, калайдан бизәкләп сандыклар ясаган. Үсмер чактан ук атлар белән хыялландым. Ат арбасы ясау зур хыялым иде. Йорт салу, ихатаны төзекләндерү белән ат арбасы ясау уе белән яна башладым, – ди Сабирҗан абый.
Теләгенә ирешә дә! Бүген ишегалларында бик матур итеп эшләнгән ат арбалары, диварда арба тәгәрмәчләре тора. Балалар өчен ясалган уен мәйданчыгы да үзенә җәлеп итә. Оныклары кайткан саен кечкенә гөмбәчек астында ял итә. Төрле төсләргә буялган ташлар, түмәрләрдә урын алган чәйнек, самавырлар күзләрне иркәли. Ишегалдындагы оста куллар ясаган диван-креслога утырып тирбәләсе килә. Ит кыздыру өчен ясалган мангал-мичтә күмер пыскый.
– Сабирҗанның авылда яшисе килде. Шәһәрдән кайту сәбәбе дә шуңа бәйле. Башта әткәйне тәрбияләдек, бүген әнкәйне карыйбыз. Улының кул эшләрен күреп, ул да горурлык хисләре кичерә, – ди Гүзәлия апа.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев