Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Гөмбә җыю – уен эш түгел

Быел гөмбә күп. Халык мәш килеп гөмбә җыя. Дусай авылында гомер итүче Миләүшә Шакирова да кышкылыкка күп итеп гөмбә әзерләгән.

– Бәләкәй чакта әткәй белән карама гөмбәсен җыя идем. Башка гөмбәне танымаганмындыр инде. Карама агачында үскәнгә шулай дип атала ул. Әти белән ярыша-ярыша майлы гөмбә дә җыя идек. Иртүк урманга барып, майлы гөмбәләр җыябыз да әни белән икәү эшкәртәбез. Дусайга килен булып төшкәч тә гөмбәгә йөрүдән туктамадым. Тормыш иптәшем белән бергә җыябыз. Сезонны кәҗә гөмбәсеннән (сморчок) башлыйбыз. Ул усак агачлары янында, яфраклы урыннарда үсә. Май ахыры-июнь башында каен гөмбәсен очратырга була. Аннан бераз ял итәбез дә июль башында, яңгырлы матур көннәрдә, җирән гөмбә (рыжик), майлы гөмбә (маслята) чыга башлый. Ел яңгырлы килсә, сезон дәвамында гөмбә җыярга була. Көзен баллы гөмбә (опята), рядовка, гөреҗдә (грузди), шампиньон җыябыз, – ди Миләүшә Шакирова.

Гөмбә сезоны дип август азагы, сентябрь башы саналса да, быел июль дә гөмбәгә бай булды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 12 сентябрь санында укыгыз

Фото – М. Шакированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев