Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Гармун сайратучы Рауил

Мөслим авылында яшәүче Рауил Зиннәтуллин гармун, баян, аккордеон кебек уен коралларын ремонтлый.

Рауил абый Мәсәгот авылында туган. Кече яшьтән үк урамда абый-бабайларның гармун уйнап утыруларына сокланып үскән. Аларга кызыгып, үзе дә гармун уйнарга өйрәнгән.
– Авыл мәдәният йортында гармун бар иде. Һәр көнне дәрестән соң шунда бара идем. Беренче класста укыганда үзлегемнән гармун уйнарга өйрәндем. Бишенче сыйныфтан Үрәзмәт авылында укый башладык. Шул чорда баянда уйнарга өйрәндем, – ди Рауил абый.
14 яшендә Рауил абый Мөслим мәдәният йортында узган концертта беренче тапкыр сәхнәгә чыга, баянда уйный. “Шул минутларда гармунда уйнар өчен туганымны аңладым”, – дип искә ала ул бу вакыйганы.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Рауил абыйны Үрәзмәт авылы мәдәният йортына эшкә чакыралар. Егет ике дә уйламыйча ризалык бирә.
– Аллаһы Тәгалә гармунда уйнау сәләтен бирсә дә, көй язудан мәхрүм иткән. Татар җырчылары репертуарындагы көйләрне тиз ятлый идем. Иптәш егетләр белән ансамбль оештырып, концертлар да куеп йөрдек. Концертларда баянда уйный идем, – ди ул.
Мәдәният өлкәсендә ике ел эшләгәннән соң егет хәрби хезмәткә китә. Армиядән кайткач шоферлыкка укый һәм 36 ел “КамАЗ” йөртүче булып эшли.
– Лаеклы ялга чыкканнан бирле әтинең тик торганы юк. Эшләмәгән эше калмады: өйдәге бөтен техниканы, уен коралларын ремонтлады, умарта тота башлады, хәтта бакчага чәчәкләр дә утыртты, – ди Рауил абыйның улы Алмаз.
Сәнгатькә гашыйк кешенең күңеле йомшак була, диләр. Хак икән. Чәчәкләр үстереп, бакчасында оранжерея ясаучы ир-атлар күп түгел. Рауил абыйның тагын бер һөнәре бар: шөгыль булыр дип гармуннар ремонтлый башлаган. Иң элек яшь чагында ук алган “Шуйский” гармунын реставрацияләгән. Шуны ишетеп, күрше районнардан да гармуннарны ремонтка алып килә башлаганнар.
– Гармун, баян, аккордеоннарны ремонтлый башлаганга 11 ел. Шушы вакыт эчендә йөздән артык гармунны төзекләндердем. Реставрацияләнгән баяннарны сатып алучылар да бар. Пенсия кечкенә бит, әлеге һөнәрем белән ипилек-тозлык акча эшлим, – ди Рауил абый.
Хәзер гармун ремонты белән шөгыльләнергә сәламәтлеге мөмкинлек бирми, ләкин уен коралларын төзәтергә алып килүчеләр һаман да бар. Гармун ремонтлатучылар шактый күп, әмма аларның күпчелеге уен кораллары коллекциясен җыючылар икән. 
Авылларда элек гармунчылар күп иде, ди өлкән буын вәкилләре. Кичке якта урамнарда моңлы көйләр яңгыравын да сагынып искә алалар. Төрле кичәләрдә гармунчыларның урыны һәрвакыт түрдә булган. Кайгыда да, шатлыкта да гармун тарткан халыкыбыз.
– Нигә балалар, яшүсмерләр гармун уйнарга өйрәнми икән?! – дип моңсулана Рауил абый. – Гармун уйнаучылар саны елдан-ел кими. Югыйсә сәнгать мәктәбендә дә уен коралларында уйнарга өйрәтәләр, ләкин бөтен бала да анда йөрми бит. Үзем яшьрәк чакта балаларны өйрәтмәгәнмен, хәзер бу мөмкин түгел.
Рауил абый куркыныч авыру белән көрәшә. Аңа табиблар гармун түгел, бер чүмеч су күтәрергә дә рөхсәт итми. Шуңа карамастан, 71 яшьлек бабай, тезләренә аккордеон куеп, моңлы көйләр яңгырата. Елмаерга да, еларга да белмим, күңелем тулды, балачак хатирәләре яңарды. Элек Мөслимнең Бишьеллык урамында яшәүче ир-атлар Рауил абый яшәгән йортның капка төбенә җыела иде. Рауил абыйның чирәмгә утырып гармун уйнаганы истә калган. 
– Ул көннәрне бик кайтарыр идем дә булмый шул... – ди Рауил абый әллә ачу, әллә өметсезлек белән. – Кеше дә, хатирәләр дә онытыла, ә көй кала. Балалар, яшьләр дә җырга, моңга күбрәк игътибар бирсен иде. Җырларыбыз, моңнарыбыз аша телебезне яшәтәсе килә. Гармун моңы тынмасын иде!..
Рәмилә Сәләмова

 Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев